Быел районыбызның җиде чыгарылыш сыйныф укучысы “Укудагы аерым уңышлары өчен” медален алды. Алар: 1 нче мәктәпнең өч укучысы – Айзилә Фәттахова, Айгөл Юнысова (аның хакында тулырак 6 нчы биттә укыгыз), Фирүзә Гыйльметдинова, гимназиянең ике укучысы – Алинә Сабирова, Айсылу Минаева, Урыс урта мәктәбе укучысы – Ильвира Сабирова һәм 3 нче мәктәптән – Александра Попова. Кызларның аттестатында барлык фәннәрдән дә “5”ле билгеләре генә һәм барысы да БДИны уңышлы тапшырганнар (югары балл җыйганнар).
Тагын шунысын искәртеп үтәбез – 1 нче мәктәп укучысы Айзилә Фәттахова ике медальгә лаек булды. Бер медале – Россиянеке булса, икенчесе – Татарстанныкы. Соңгысы – быел беренче тапкыр гына бирелә башлады. Әлеге медальне алу өчен аттестаттагы бишлеләр генә җитми, ә барлык БДИдан да 70тән артык балл җыярга кирәк.