Район авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән 1 июль көнне 70302 килограмм тулаем сөт савып алынган. Шуның 35 тоннадан артыгы “Органик групп” идарәче компания өлешенә туры килә. Бу идарәче компания агрофирмалар арасында республикада арттагы урыннарны били. 64,5 тонна сөт реализацияләнгән. Шәхси хуҗалыклардан 7175 килограмм сөт җыелган.