Күпчелек хуҗалыклар печән хәзерләүне төгәлләп сенаж салу эшенә ныклап тотындылар. Җәй айларының беренче яртысында азык әзерләмәсәң, кышны ничек чыгарга? Азыкның сыйфаты әзерләү вакытына турыдан-туры бәйле. Ә кышкы айларда савып алыначак сөтнең ни дәрәҗәдә продукцияле булуы печәннең сыйфатыннан тора. Аннан соң шәхси хуҗалыкларны да терлек азыгы белән тәэмин итәргә кирәк.
Мал санын арттыру, аны саклап калу максатыннан, печән, сенаж әзерләү, дару үләннәре, яфрак азык әзерләү буенча бөтен булган мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәк һәм аның бер саннары, заданиесе дә бар. Шул ук вакытта терлекчелек корпусларын дезинфекцияләү, ветеринар-санитар тәртипкә китерү турында да истән чыгарырга ярамый.