“Мензелинские зори” агрофирмасының Калинин хуҗалыгында мал азыгын ел ярымлык запас белән хәзерләү бурычы куелган.
Хуҗалыкта печән чабуда ЕС-1 чапкычы белән Флүс Гыйниатуллин, үзенең шәхси тракторы МТЗ-80 белән Рафил Ханов яхшы гына эшләгәннәр. Чапкан печәнне әйләндерүдә ГВК- 4 әйләндергече белән Илгиз Назыйров, төргәкләргә төрүдә МТЗ-1221 тракторында Григорий Николаев, Валерий Смородинов, Рамил Хуҗин, МТЗ-80 тракторында Владимир Гарнышев сынатмаган. Кайткан печәнне өюдә, складларга кертеп урнаштыруда МТЗ-82 тракторында Илдар Низамов, үзенең шәхси тракторы белән
Рәзим Минһаҗев өлгерлек күрсәткән.
– Үлән калын, сенажны зур запас белән хәзерләп калу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаячакбыз, – ди хуҗалыкның алдынгы шоферы Хәйдәр Хабибрахманов (рәсемдә). Хәйдәр кечкенәдән шофер булырга х ыялланган. Ул ел дәвамында хуҗалыкка кирәк булган йөкләр ташый, кышын ремонт мастерскоенда, җәйләре басуда уза. Үзе тырыш, хуҗалык җитәкчеләренең
йөзенә кызыллык китерми, нәрсәгә алынса да эшен җиренә җиткереп
башкара.
– Хәйдәргә нинди генә эш тапшырсаң да, ул анны менә дигән итеп башкара, техниканың кадерен белә,
– дип мактап телгә ала хуҗалыкның җитәкчесе Рамил Биктимеров. Мирзанур Локманов, Фәнил Фәтхуллин, Валентин Васильев “КамАЗ” машиналары белән басудан яшел масса ташуда эшлиләр, кайткан яшел массаны тыгызлап тору механизаторлар Вәсил Хасаншин, Рифкат Хәкимуллинга йөкләнгән.
Бүгенге көндә Җәмәк авылы фермасында бер мең тонналы, Кадрәк авылы фермасы янында ике мең тонналы сенаж базы тулган инде.
Җәмәгать терлекләренә азык хәзерләнә, ә менә шәхси хуҗалыкларга печән кайдан килә, дип кызыксындым Рамил әфәндедән. Хуҗалыкта эшләгән хезмәтчәннәргә 500әр килолы 3 төргәк печән өләштек, – диде. Хуҗалык басуларында йөргәндә шуңа тап булдым, үзәнлекләрдә һәм болыннарда шактый гына үлән үскән. Чабып алырга теләк белдерүчеләр генә күренми. Авыл халкы шуңа күнегеп җитте ки, аңа хәзер печәнне чабып, җыеп, төргәкләргә төреп, капка төбенә чаклы кайтарып бирергә кирәк.
Хуҗалык җирлегенә караган авылларда 13 данә шәхси трактор исәпләнә, аларның күпчелеге арба тагып кына йөрергә мәҗбүр. 4 тракторның гына печән чапкычы бар, алары да печәнне үзләре өчен генә чаба ала. “Мал-туар асрарга бик авыр” дип, яки шәһәрчә яшәү теләгенә буйсынып, сыер малын бетерүчеләр күбәеп китте авыл җирендә.
Дилфас ГАЛИЕВ