Әлеге сайлауларның үзенчәлеге шунда: фактик рәвештә берьюлы ике кампания оештырыла, ягъни президент һәм 7,7 мең муниципаль депутат сайлаулары. Мондый берләштерелгән сайлаулар республикабызда соңгы тапкыр 1999 елда булган иде. Муниципаль берәмлекләрдә вәкиллекле органнарга депутатлар сайлау 900дән артык авыл һәм шәһәр җирлекләрендә, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округларында узачак.
Президент сайлаулары
Турыдан-туры республика Президентын сайлау- га килгәндә, бу төр сайлаулар республикада 2001 елдан бирле уздырыла. Россия Президенты тарафыннан субъектлардагы югары вазифаи затлар арасында хокукый вәкаләтләрне бүлеп бирү процедурасы бетерелгәч, ягъни 2012 елда, турыдан-туры сайлаулар практикага кабат кайтарыла. Татарстан Дәүләт Советы ТР Президентын сайлау датасын раслады. Ул 13 сентябрьдә узачак. Үз кандидатларын бары тик сәяси партияләр генә тәкъдим итә ала. Кандидатларны теркәү 29 июль көнне 18 сәгатьтә төгәлләнә. Массакүләм мәгълүмат чыганакларында сайлау алды агитациясе 15 августта башлана һәм 11 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
ТРның Үзәк сайлау комиссиясе ТР Президенты вазыйфасына тәкъдим ителгән кандидат теркәлү узу өчен муниципаль берәмлекләрдәге вәкиллекле орган депутатлары гомуми санының биш процентының ризалыгын алырга тиеш. Бүгенге көндә республикада 7 мең 719 депутат исәпләнә. Шул рәвешле, кандидатка 386 имза җыярга кирәк була. Алар исәбендә муниципаль районнардагы һәм шәһәр округларындагы вәкиллекле орган депутатларының 96 имзасы булырга тиеш. Тагын шунысы мөһим: кандидат Татарстандагы 34тән дә ким булмаган муниципаль район һәм шәһәр округларындагы муниципаль депутатлар тарафыннан яклау табарга тиеш.
Муниципаль сайлаулар
Татарстандагы муниципаль сайлауларның күбесе – шәһәр һәм авыл җирлекләрендә, шул исәптән Минзәлә районында да мажоритар система (үз сайлау округында сайлаучылар биргән тавышның күпчелеген җыйган кандидат сайланган дип атала) буенча үткәрелә. Ә дүрт шәһәрдә – Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Камада – катнаш система буенча, ягъни депутатларның бер өлеше партия исемлеге буенча, ә калганнары – бер мандатлы округлар буенча сайлана.
Муниципаль кандидатларны тәкъдим итү сәяси партияләр, иҗтимагый оешмалар тарафыннан тормышка ашырыла, устав буенча сайлауда үз-үзен тәкъдим итүчеләр дә катнаша ала. Депутатлыкка кандидат булу өчен 18 яше тулган Россия гражданины булу мөһим.
Кандидатларны теркәү өчен, кандидатлар исемлеге сайлаучылар ризалыгы белән хупланган булырга тиеш. Сәяси партияләр исемлегендәге кандидатларны кандидат буларак теркәү өчен җыелган имзалар саны Дәүләт Советы сайлауларына караганда азрак, әлеге имзалар саны округ территориясендә теркәлгән сайлаучыларның 0,5 проценты күләмендә булырга тиеш. Әгәр дә кандидат тәкъдим ителгән сайлау округында сайлаучылар, әйтик Минзәлә районындагы кебек, ун мең кешедән артык түгел икән, кандидатлар имза җыймыйлар. Бу очракта кандидатларны теркәү гариза бирү тәртибендә урнаштырыла.
Сүз уңаенда
Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүмат- ларына караганда, 13 сентябрь көнне илебезнең 21 төбәгендә Россия Федерациясе субъектларының югары вазифаи затларын, ә 11 ендә – закон чыгаручы дәүләт власте органнары депутатларын, 25ендә – Россия субъекты (башкаласы) административ үзәкләренең муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депуталарын сайлау узачак. Тулаем алганда, төрле дәрәҗәдәге туксан меңнән артык мандат алышыначак.