Шәһәребезнең Атлар мәйданындагы балалар мәйданчыгы ул көнне Чернышевский, Центральный, Пролетарский округларын берләштерүче микрорайонда яшәүчеләрнең олысын-кечесен җыйды. Алар ТОС-3 җитәкчесе Надежда Волощенко ярдәме белән хезмәт атнасыннан соң рәхәтләнеп күңел ачтылар, киеренкелектән арынып, уңай эмоция тупладылар.
Хәер, шәһәребездән узган ел эшли башлаган әлеге ТОСлар үз территорияләрендә яшәүчеләрнең яшәешенә шундый мәдәни-күңел ачу чаралары үткәреп, кызыклы штрихлар кертергә омтыла да бит инде. Садак бистәсендә ТОС-1 оештырган бәйрәмдә спорт төрләре өстенлек алса, Атлар мәйданындагысы мәдәни-музыкаль төсмер алды. Моңа Надежда Волощенконың сән-гать кешесе булуы зур йогынты ясады, билгеле. Бәйрәм барышында чыгыш ясаучылар арасында балалар сәнгать мәктәбенең иҗат төркемнәре, “Юбилейный” спорт мәктә-бендә тәрбияләнүчеләр, пед-көллияттә укучылар, җырларга, биергә яратучылар иде. Мондый чараларның тәрбияви йогынтысы аз түгел: тырыш хезмәтләре белән үрнәк булган, озак еллар тату гомер кичерүче яисә күпбалалы гаиләләрне бәйрәмгә чакыру, аларны зурлау һәм хөрмәтләү, аларның эше, тормышы турында сөйләү – яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбияләү дигән сүз. Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева да үз чыгышында шушы хакта һәм мондый бәйрәмнәрнең даими төстә үткәреләчәген әйтеп узды:
– Тормыш мәшәкатьләренә чумып, кайсыбыз күрше фатирда, яисә күршедәге йортта яшәүче үрнәк гаиләләрне белеп тә бетермәскә мөмкин, тату гаиләләрдән үрнәк алыйк, шәһәребезнең ямьле, матур булуына өлеш кертик, – диде ул. Бәйрәмгә микрорайондагы иң өлкән кешеләр – 93 яшьлек Анна
Груздева, 90-91 яшьлек Вера Кузьминична белән Надежда Александровна Сушковалар, 65 ел бергә гомер итүче Иван һәм Мария Митрофановлар, 60 ел бергә гомер итүче Илья һәм Мария Мыльниковлар, Мәрзия һәм Ильяс Солтановлар, 50 елдан артык бергә тормыш итүче Сәрия һәм Рафис Хафизовлар, Мария һәм Иван Гурьяновлар гаиләләре, шулай ук тагын бик күп озын гомерлеләр чакырылган иде. Хәзерге заманда гадәттә гаиләдә өч бала күпбалалы гаиләдән санала. ТОС җитәкчесе бәйрәмгә җыйналучыларны сигез балалы гаилә – Светлана һәм Алексей Бадьиннар белән таныштырды. Кызлары Наталья алар хөрмәтенә җыр бүләк итте. Надежда Волощенко иренмәгән, эзләнгән, күп төрле мәгълүматлар туплаган. Шәхси йортлары тирәсен матур, чиста итеп тотучы Мирзаһит һәм Фәйрүзә Нәбиевлар, Татьяна һәм Николай Козловлар, аларның ата-аналары Алевтина һәм Владимир Козловлар, Сәлимә һәм Кави Габдрахмановлар гаиләләре аталды. Күпфатирлы йортлар арасында бу яктан иң үрнәк йорт дип Тукай урамыннан 62 нче йорт (йорт буенча өлкән кеше – Анатолий Хомяк), Пролетарская урамындагы 46 нчы йорт (Галина Волкова) табылды, йорт яны территориясен төзекләндерүдә актив катнашучыларның исемнәре алкышларга күмелде. Алар хөрмәтенә җыр яңгырады. Бәйрәмгә чакырылган кунакларның берсе – туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Татьяна Паранина булды, аның борынгы шәһәребез тарихы, минзәләлеләрнең традицияләре турындагы чыгышын һәркем кызыксынып тыңлады.
Мондый чаралар өчен шәһәр бюджетында акча каралмаган, билгеле. Өстәвенә, иҗтимагый үзидарәләр өчен. Шуңа күрә спонсорларны барларга туры килә. Бәйрәмнең кызыклы үтүе, шул ук вакытта призлар белән тулыландырылуы Идарәче компания җитәкчесе Виталий Цветковның, шәхси эшмәкәрләр Олег Иванов, Ильзира Вәлиева, Рәмилә Галиева, Александр Остроумовның матди ярдәм итүе нәтиҗәсе, диде Надежда Волощенко. Музыка аппаратурасы белән беренче мәктәп директоры Валентина Яковлева ярдәм итсә, матур җырлар башкарып техникум укытучысы Азат Мирзасалихов бәйрәмгә җыйналучыларның күңелләрен күтәрде. Иҗтимагый
үзидарәнең максаты балалар белән бергә аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын да көндәлек мәшәкатьләрдән аерып алып, урамга, саф һавага алып чыгу, аларны үзара аралаштыру булса, шушы максатка ирешелде дип һәркем әйтә алыр. Кичке алтыда башланган бәйрәм ике сәгать барды, ә аннары ул дискотека белән дәвам итте...