Күңелле үтте

2015 елның 3 июле, җомга

Үзәк стадионда Яшьләр көненә багышланган спорт чаралары үтте.

Ярышларда нибары ике команда гына катнашты: Муса Җәлил исемендәге педагогия көллияте һәм авыл хуҗалыгы техникумы. Күргәнебезчә, бу ике уку йортында гына спортны яраталар һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баралар.

Людмила Семенова, педкөллият укытучысы:

– Бу безнең өчен чыннан да бәйрәм. Үзебезгә 30 дан артык булса да, күңел белән без яшь әле. Мондый чараларга без бик шат, рәхәтләнеп ярышларда катнашабыз. Безнең командада 20 кеше, болар спортны яратучылар һәм һәрвакыт шөгыльләнүчеләр. ГТО нормаларын керткәч, без һәрвакыт шөгыльләнәбез һәм тонуста булырга тырышабыз.

Җәмилә Суфиярова, авыл хуҗалыгы техникумы

укытучысы:

– Спорт белән күптән шөгыльләнәм, волейбол, баскетбол уйныйм, җиңел атлетиканы яратам. Бу ярышларда 100 метрга йөгерүдә катнаштым. Дистанцияне җиңел йөгердем, миңа монда хөкем сөргән ярыш дәрте ошый. Көндәшләр күбрәк булса, тагын да күңелле булыр иде.

Анжела Галиева, педкөллият укытучысы:

– Спортны мин яратам. Мин һәркөн иртән йөгерәм, шуның өчен сәгать биштә торам. Үзем өчен, сәламәтлегем өчен һәм үземнең студентларыма үрнәк күрсәтәм.

Илгизә Хәйруллина, педкөллият укытучысы:

– Пневматик винтовкадан ату ярышларында катнаштым. Мин һәр елны спортның бу төрендә катнашам, яхшы атам, призлы урыннар алам. Бу бәйрәм безгә кирәк, спорт – ул сәламәтлек, сәламәтлек – яшьлек. Яшькә карамыйча, һәрбер кеше күңелендә үзен яшь тоярга тиеш. Кич белән, шулай ук үзәк стадионда минзәләлеләр концерт карадылар, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International