Укытучыларның ышанычын акладым,

2015 елның 3 июле, җомга

Айгөл – районда рус теленнән БДИны 100 баллга тапшырган бердәнбер укучы. Әйтергә кирәк, былтыр районда андый укучылар булмады. Айгөл алтын медаль алды.

Әңгәмә вакытын­да без аңардан БДИны бирүнең нечкәлекләре һәм киләчәккә планнары белән кызыксындык.

– Айгөл, 100 балл көтелгән нәтиҗә идеме?

– Шундый ярдәм белән, шундый укытучылар белән мин түбән балл ала ал­мый идем. Бу минем өчен көтелгән нәтиҗә иде.

– Имтиханнан чыгуга, беренче уйларың нинди булды?

– Кая минем укыту­чым? Аның белән бергә сөйләшәсем һәм бөтенесен уртаклашасым килде. Рус теле укытучысы Вера Ильинична (рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вера Троицкая. Авт.) мине ты­нычландырды, барысы да әйбәт була диде.

– БДИдан иң югары балл икәнен белгәч, нин­ди хисләр кичердең?

– Әлбәттә, бу бик дул­кынландыргыч мизгел булды. Нәтиҗәне бөтен гаилә белән көттек.

БДИ нәтиҗәсен белгәч, укытучыларымның, әти- әниемнең ышанычларын акладым дип бик сөендем.

– Имтиханнарга кайчан әзерләнә башладың?

– Бу елның гыйнварын­нан, Яңа елны каршылаган­нан соң ныклап әзерләнә башладым. Без репетитор­лар ялламадык, дәрестә һәм өстәмә дәресләрдә алган белемнәребез имти­ханнар бирү өчен җитәрлек булды.

– Сайлап алына тор­ган нинди фәннәрдән имтихан бирдең, нәти- җәләре нинди?

– Химия һәм биология. Биологиядән – 87 балл, химиядән 97 балл җыйдым бер хата җибәргәнмен, ин­ститутка керер өчен җитәр дип уйлыйм.

– Синең фикереңчә, 100 балл белем күрсәткечеме, әллә уңыш елмаюмы?

– Әлбәттә, уңыш елмаю да булсын, ләкин ныклап укырга кирәк. Без имтихан­нарга әзерләнгәндә укыту­чыбыз Вера Ильиничнаның өенә бардык, хәтта ял көннәрендә һәм каникул көннәрендә шөгыльләндек. Ул безне, үзенең укучыла­рын, көчен, вакытын кызган­мады.

– Кайсы уку йортына керергә телисең, кем буласың килә?

– Мин Казан медици­на университетына укыр­га керәм, табиб буласым килә. Хәрби табиб була­сым килгән идем, ләкин кызганычка каршы, соңга калганмын. Гаризамны ал­дан җибәрергә һәм аерым медицина тикшерүе үтәргә кирәк булган. Әлегә нинди табиб булырга сайлама­дым, бәлки гомуми прак­тика табибы булырмын, ә аннан соң инде хәрби табиб булырмын. Минем сайлаган һөнәремне әти-әниләрем дә хуплый.

– Синең хыялың нинди?

– Әти-әниемнең, укыту- чыларымның өметләрен акларга, алар безгә ыша­на. Яхшы белгеч булырга, илебезнең киләчәге бездән тора, шуңа күрә без яхшы укырга тиеш. Әгәр нәрсә дә булса килеп чыкмаса, хафа­ланырга кирәкми, ә үзеңне кулга алып, максатыңа ирешү өчен алга барырга кирәк.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International