Быел 1975 елда Минзәлә медицина училищесының шәфкать туташлары бүлеген тәмамлаганга 40 ел була.
Сыйныф җитәкчебез математика укытучысы, матур, искиткеч, акыллы хатын-кыз Сәмигуллина Марсилә Талип кызы иде. Аның иңнәрендә 36 ел укытучы стажы, шуның 25 елын Минзәлә медицина училищесына багышлады, анда ул 8 төркем әзерләде һәм чыгарды. Үзенең тырыш хезмәте өчен күп санлы мактау кәгазьләре, “Сәламәтлек отличнигы” билгесе белән бүләкләнде, хезмәт ветераны исеме бирелде. Күп еллар үтүгә карамастан, без Сезнең һөнәри осталыгыгыз, һәр студентка шәхси якын килә алуыгыз, аңлавыгыз, компетентлы җавабыгыз, киң күңеллелегез алдында баш иябез. Чын күңелебездән сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар телибез һәм чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез, һәрвакыт шундый изге күңелле булып калыгыз.