Мәктәп белән саубуллашу

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Чыгарылыш кичәсе Минзәлә укучылары өчен күпмегә төшкән соң? Алдагы сораштыруыбыз шул хакта.

Чыгарылыш кичәсенә әзерләнгәндә акчаны янга калдыру бик авыр. Укучылар башкалардан ким-хур булмаска тырышалар, ата- аналар да балаларының бу фикерен яклап, матур киемнәр өчен акчаларын кызганмыйлар.

Эллина Габдуллина, 1 мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы уку­чысы:

– Биш меңгә күлмәк сатып алдык, якынча ике меңгә тагын туфли, бижутерия һәм башка бизәнгечләргә тагын 1500 сум тирәсе акча китте. Әлеге кием-салымнардан тыш, мин үз образымны да бул­дырдым, ул – үзенчәлекле макияж, маникюр, прическа. Болар өчен мин тагын биш мең тоттым.

Математика фәне буенча атнага ике тапкыр репетиторга йөрдем. Бер занятие 300 сум тора. Занятиеләр ел буе уздырылды. Йөрүем бушка китмәде, әлеге фәннән БДИны уңышлы бирдем. Ярый әле әнием тарих укытучысы, бу фән буенча репетитор юллап, акча са­рыф итәсе булмады.

Нияз Муллагалиев, 1 мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучы­сы:

– Әти-әнием белән бергәләп миңа сигез мең сумлык костюм ал­дык. Туфли – 5500 сум, күлмәк – 800 сум һәм якынча 500 сумлык галстук.

Айзилә Фаттахова, 1 мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучы­сы:

– Чыгарылыш кичәсендә кигән күлмәгемне мин алты меңгә ал­дым, туфли, сумка, бижутерия һәм бизәнгечләр өчен якынча 4500 сум китте. Тагын ике меңләп акчаны прическа, макияж һәм мани­кюрга тоттым.

Мин математика һәм инглиз теле буенча репетиторга йөрдем. Занятиеләр атнага ике тапкыр уздырылды, бер сәгать шөгыльләнү якынча 200 сумга төште. Уку елы дәвамында занятиеләрне кал­дырмый йөрергә тырыштым.

Булат Сабирҗанов, 1 нче мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы:

– Бәйрәм киеме очсыз булды дип әйтеп булмый. Костюмны 8500 сумга (бу уртача хак) алдык. Бу суммадан кыйммәтрәкләр дә, оч­сызраклар да бар иде. Күлмәк – 800 сум, галстук – 500, аяк киеме – 1500 сум.

Алисә ШАХАБУТДИНОВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International