Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов белән әңгәмәбез авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында торган бурычлар хакында.
– Юрий Мусаевич, терлекчелектәге эшләрнең торышына бәяне, иң беренче чиратта, сөт җитештерү буенча үткән елгы күрсәткечләр белән чагыштырганнан соң бирәләр. Бу яктан караганда алдагы әйтелгән вәгъдәләр үтәләме?
– Әйе. Район буенча тулаем савым 71 тонна тәшкил итә. Былтыргыга караганда 5 тоннага артык сөт савабыз. “Органик Групп” бераз аксый. Ашату һәм карау технология-сен үзгәртү продуктлылыкка да тәэсир итте. Корпусларны реконструкцияләү дәвам иткәнгә Мәлкән, Балтай, Тулбай фермаларында маллар быел җәйге лагерьларга күчерелде. Былтыр исә алар бу чорда фермаларда асрала иде. Өстәвенә, күп төрле биокушылма бирелә иде. Әмма биредә таналар да бар, азык та җитәрлек. Шуңа контроль саннарны ел ахырына хәтле куып тотабыз. Һәм – Минзәлә тарихында күрелмәгән хәл – бер сыердан 4000 килограмм сөт савып алачакбыз. Әйе, “валовка” белән 90 еллардагы санны куып тотарга җиңел булмаячак.
– Актанышлар бүген бер сыердан 17,7 килограмм сөт сава, бездә – 12,6. Мөслимлеләр дә арттан куып килә.
– Без күршеләрнең уңышларына куанабыз, ә үзебездә технология диктатурасын көчәйтеп, фермаларда киң масштаб-лы үзгәртүне дәвам итәбез. “Заиковский” хуҗалыгында бүген бер сыердан – 19,1, Калморзада – 17,3, хәтта Язкәр Биҗановның 17,5 килограмм сөт савуын әйтү – дөрес юлдан баруыбызны күрсәтә. Былтыр районда 8 торак реконструкцияләнсә, быел аларның саны 15 кә җитте. Һәрберсендә диярлек киеренке эш алып барыла. Бу торакларда сөт бирүче сыерлар гына асралачак. Буаз сыерлар, таналар тәрбияләү технологиясен яңарту да нәтиҗәсен бирә. Быел технологияне тагын да камилләштерү юлыннан барып, 69 торакта астына балчык салып такта идән җәеләчәк. Сыерларда тояк, мастит авыруларын булдырмау өчен эшләнә бу. Маллар җәйге лагерьларда булган вакытта торакларны известь белән агарту шулай ук зурдан кубып башкарыла, чөнки бу чара – авыруларга каршы профилактика. Чираттан тыш киңәшмәне “Органик Групп”ның Аю бүлекчәсендә үткәрү юкка түгел. Биредә эш башкаларга үрнәк булырлык оештырылган: кардалар киңәйтелә, аннан алдагы еллардагы тирес чыгарыла, корпусларда балчык салып һәм сыек балчык белән сыланган такта идән җәелә, су башнясын эшләтеп җибәргәч, без таләп иткәнчә, кардаларда су эчергечләр эшли башлаячак.
– Быел печән әзерләүгә аеруча нык игътибар бирелә.
– Былтыр күп хуҗалыклар вәгъдә бирә-бирә малларын печәнсез калдырдылар. Быел план мөгезле эре терлекләрнең баш саны артуны исәпкә алып җиткерелде – 16137 тонна. Бер баш мөгезле эре терлеккә бер тонна дигән сүз бу. Бер генә мисал, яңа чәчелгән күпьеллык үлән басуында быелгы корылыкта да каротинга бай үлән икенче кат чабып алырлык булып үсеп җитте. Ә 10 еллык басуларда беренче катын хәзер генә чабып бетереп киләләр әле. Сенаж күләме дә былтыргыдан ким булмаячак. Хәзер күпьеллык үлән басуларында орлыкка калдырырга массив эзләп йөрибез. Чөнки уңдырышлылыгы түбән. Дүрт ел саен чәчүлекләрне яңартып торуга күчкәч, орлык өчен икенче елгы үләннәрдән сайлап алачакбыз. Быелгы тәҗрибәдән чыгып, алдагы елда печән хәзерләүгә задание җиткергәндә масса гына түгел, бик тә кирәкле элемент – каротин буенча да план булачак.
– Район башлыгы Айдар Салахов чираттан тыш киңәшмәдә беркемнең дә былтыргыдан начаррак эшләргә хокукы юклыгына басым ясады. Җиткерелгән планның үтәлергә тиешлеген, реконструкция һәм ремонт белән ныклап шөгыльләнергә вакыт җиткәнен әйтеп, шәхси йортлардагы малларны да печән белән тәэмин итү бурычын куйды.
– Язгы яңгырлар чәчелгән басуларда да, болында да үләнне мул үстерде. Печәнгә кытлык булмаячак. Якында ике атна эчендә оешып-тупланып (шәхси куллардагы техниканы да мобилизацияләп), печән әзерләү тәмамланачак. Айдар Фәслаховичның сүзләрен куәтләп, министрыбыз Марат Әхмәтов сүзләрен китерер идем. Ул кешеләрнең үзләренә китергәнне көтеп ятмыйча, печән әзерләүгә активрак кушылырга чакырды.
– Соңгы вакытта кайбер районнарда тагын корылык турында сөйли башладылар. Бездә хәлләр ничек?
– Үләннәрнең беренче чабылышыннан печән әзерләү планын үтәсәк, бераз җиңел суларга мөмкин. Сенаж салу бара. Шәһәр кешеләренең алдагы ун көндә хуҗалык-ларга яфрак азык әзерләүдә җиң сызганып булышуларына шигем юк. 10 июльгә кадәр комбайннар парады үткәреләчәк. Чәчүлекләрне карау, тукландыру бара. Көзге культуралардан уңыш өметле күренә. Әйе, корылык иске мәйданнарда күпьеллык үләнне икенче катка үстермәскә мөмкин. Әмма бөртеклеләрдән уңыш үткән елгыдан ким булмас дип ышанам.
Илдус ШАҺИЕВ