“Муллахмәтов” КФХсы 36 баш савым сыеры асрый һәм алардан барысы 550 литр сөт савып ала. Рамил сөтнең 250 литрын шәһәребездә яшәүче гражданнарга сата, калган 300 литрын Тукай районының Сәет авылы эшмәкәре Флүрә Абзалетдиновага биреп җибәрә.