Кышка әзерлек

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Район күләмендә 11800 тонна печән, 110 тонна яфрак азык әзерләнгән һәм 14000 тоннадан артык сенаж салын­ган. Якты юл - 100, Мәлкән, Тәкермән - 78әр, Вахитов - 72, Заиковский пландагы 70 процент печәнне әзерләгән. Печән хәзерләүдә “Орга­ник Групп-Минзәлә” идарәче компаниянең “Мензелинский” хуҗалыгы малларга кирәк бул­ган печәннең - 31, “Мензелин­ские зори” агрофирмасының Николаевка хуҗалыгы 45 про­цент кына әзерләгән. Сенаж салганда массаның дымлы­лыгын арттырмау һәм оеткы, чүпрә, печән таякчыгы кулла­ну мәҗбүри. Кышын мөгезле эре терлекләр рационының 80 проценты яхшы сыйфатлы сенаж алып торырга тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International