“Мин – яшь десантчы”

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Шундый сүзләр белән “Патриотлар үстерәбез” хәрби-патриотик лагерына һәр елдагыча балалар җыелдылар. 150гә якын бала армия шартларында җиде көн дәвамында палаткалы лагерьда тордылар.

Эльвира ГИРГИРЧИК, штаб начальнигы:

– Лагерь 2010 нчы елдан бирле эшли. Җәйге чорда монда 600ләп бала ял итә. Бер сменада 19 укыту­чы, тәрбияче эшли. Биредә армия тормышы хакын­да күзаллау, гомумән яшь буында илебезгә карата ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүне тормышка ашыру бурычы куелган. Лагерьга ир-егетләрне генә түгел, ә кызларны да кабул итәбез.

Әйтергә кирәк, лагерьның тормышы башкаларны­кыннан шактый аерыла. Иртән 7.00 сәгатьтә йокыдан уяну, аннан йөгерү. Соңыннан егетләр һәм кызлар кул көрәшләре алымнарын үзләштерәләр, физик күнегүләр белән мәшгуль булалар, 5 мәртәбә ашату каралган.

Егетләргә рота, командир кебек төшенчәләрне белергә, бер сүз белән әйткәндә, армия тормышын­да кайнарга туры килде. Көн саен диярлек спорт уеннары оештырылды. Шулар арасында автоматлар җыю, сүтү, ату кебек чараларга урын бирелде, маши­на йөртү бурычы куелды.

Рәүф Шакиров:

– Миңа бу лагерьда бик ошый. Гадәти ял итү урын­нарыннан аермалы буларак, без монда палаткалар­да яшибез, минем өчен шунысы иң кызыклы. Аннан соң, 15 яше тулганнар парашют белән сикерә. Мин дә парашют белән сикерергә хыялланам.

Шулай да әлеге тыгыз график арасында балалар өчен ял вакытлары да каралган иде. Олылар күзәтүе астында дискотека узды, үсмерләр күңел ачтылар.

Хәрби-патриотик лагерь һәркемнең күңелендә бары тик истәлекле мизгелләре, күңелле вакыйга­лары белән генә истә калды. Хәзер исә лагерьның икенче сменасы старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International