Шәхси эшмәкәр Алексей Юдин Воровский бистәсендәге буаларны яңартуга моннан өч ел элек алынган иде. Алдагы елларда аның ярдәме белән алма бакчасы янындагы ике буа буылып, чистартылып, шул буага балыклар җибәрде. Быел Алексей Георгиевич тагы бер буаны буып яңартты, әйләндереп алды.