Шәһәрнең Җиңү паркында, һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориал янында хәтер һәм кайгы митингы узды.
Митингны оештыручылар район ветераннар советы белән берлектә күппрофильле “Веста” яшьләр үзәге булды, анда катнашкан кешеләр алдында район сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче балалар шигырьләр сөйләделәр. Анда Ватанны саклаган ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, яшьләр, укучылар һәм шәһәрдә яшәүчеләр чакырылган иде. Алар сугыш кырларында Ватаныбыз азатлыгы өчен башларын салган якташларыбызны искә алдылар. Катнашучылар алдында хәрби комиссар Сергей Владимиров, район ветераннар советы рәисе Заһир Зыятдинов, ветераннар Михаил Тю кин, Иркәнәш ветераннар советы рәисе Ягъфәр Хафизов чыгыш ясады.
– Фронт линиясе безнең шәһәргә килеп җитмәде, әмма ләкин күпме кеше сугышка китте. Без алар алдында баш ияргә, тез чүгәргә һәм хөрмәт белән карарга тиеш, алар елдан- ел аз кала бит.
Якташларның истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар. Митингта катнашучылар илебез азатлыгы өчен башларын салган сугышчылар истәлегенә куелган монументка чәчәкләр салдылар. Безнең һәрберебез үзләрендә һәлак булган сугышчыларның таләпчән карашларын тойсын, йөрәкләренең чисталык- ларын ишетсен, бөтен буынның җавалылыгын тойсын иде. Аларның батырлыклары алдында баш иябез.
безнең өстәмә
Минзәлә, Ворошилов, Калинин районнарыннан Минзәлә хәрби комиссариатыннан фронтка 11560 кеше җибәрелә, шуларның 8 меңе туган йортларына әйләнеп кайта алмый.
Флүрә МУСИНА