Хәзер компьютердан яшьләр дә, өлкәннәр дә бик иркен файдалана. Өйдән чыкмый гына түләүләр башкару өчен дә, үзара аралашу өчен дә бик җайлы ысул. Компьютер буенча белемнәрен чарларга теләгән өлкәннәр өчен мәшгульлек үзәге һәрдаим укулар оештырып тора. Әлеге укуларда белемнәрен күтәрергә теләгән һәр өлкән кеше 10 июльгә чаклы Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 78 йорт адресына килеп яки 3-23-80, 3-14-52 телефоннары аша шалтыратып, алдан языла ала.