“Органик Групп Чулман” идарәче компаниясендә терлек азыгы хәзерләү буенча ике отряд оештырылган.
Механизаторларның хезмәтенә түләү мәсьәләсе белән дә кызыксындык. Әйтик, пресс- подборщик белән эшләүчеләргә 1 тонна печәнгә 24 сум 71 тиеннән түләү каралган. Моннан тыш класслылык өчен 20 процент, техниканың эксплуатацияләнүенә 15 процент өстәмә түләнә, печән җыюда эшләүчеләргә ул бер гектарга – 17 сум 48 тиен исәбеннән.
– Эшләрне болай оештыру отышлы: беренчедән, эш барышына контрольлек итү уңайлы, икенчедән, җитештерүчәнлек югары. Печән өчен 2914 гектар люцерна, кындырак кебек күпьеллык үләннәр, моннан тыш 1 мең гектар берьеллык үләннәр бар, – ди компания директоры Линар Ахунов.
4200 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 1720 баш сыерлар асрала торган компания эшчәннәренә печән хәзерләү заданиесе шактый саллы, 4800 тонна. 5 көн элек күпьеллык үлән чабу төгәлләнгән.
– Ике атна эчендә 3100 тонна печән әзерләнде, шуның 2800 тоннасы ферма буйларына кайтарып өеп куелды. Һәркөнне 900га якын рулон печән хәзерләнә. Иртәнге 3тән башлап тугызга кадәр эшлибез дә, аннары кайтып ял иткәч, көндезге өчтән тугызга кадәр печән әзерлибез. Кипкән печән сыйфатын югалтмау максатыннан эшне шулай оештырдык, – диде “Органик Групп Чулман” идарәче компаниясенең производство буенча директор урынбасары Анил Гаязов.
Хәзерге вакытта мехотрядның берсе “Куйбышев” бүлекчәсенең Балтай комплексына якын люцерна басуында печән әйләндерү һәм җыюда 7 берәмлек техника туп-ланган, моннан тыш печән рулоннарын төяүдә һәм ташуда катнашучы техникалар. “Минзәлә” газетасы журналистларын механизаторлар яхшы кәеф, уен- көлке белән каршы алды. Аларның тракторлар янәшәсенә тезелешеп, тамак ялгап алырга тукталган вакытлары иде.
Аларны тегеләй эшлә, болай ит дип өйрәтү кирәкми дә, үзләренә йөкләнгән эшнең мөһим- леген, печән хәзерләүне кыска вакыт аралыгында төгәлләү бурычын кат-кат аңлату да таләп ителми – әлеге җаваплылык каннарына сеңгән. Чөнки тырыш хезмәтләре белән ышаныч яулаган, зур тәҗрибә туплаган механизаторлар тупланган мехотрядка.
Анил Гаязов печән өстендә Әскать Ахметов, Николай Яковлев, Фәнил Сахапов, Наил Галимов, Илгиз Шияпов, Гаптенур Ямалетдинов, Ленар Вәлиев, Нияз Нуретдинов, Фәнис Бәдертдинов, Юрий Садретдинов, Ясир Шакиров, Илья Шакиров, Фәнис Харисов, Раиф Нуриахметов, Нәсим Сабиров, Рамил Нәбиуллин, Өлфәт Фәрдиев, Нияз Лотфуллин, Мөнзил Гыйльметдинов, Гомәр Хизбуллин кебек авыл эшчәннәренең зур тырышлык куюларын билгеләп үтте.