Кандидатлар белән очрашу

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

 27 июнь көнне Казан шәһәренең Теннис Академиясендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясеннән Татарстан Президентына кандидатлар сайлаучылар белән очрашачак.

Исегезгә төшерәбез: 13 майдан 5 июньгә кадәр, президент прай­меризында катнашу өчен Татарстанның берьюлы 12 иҗтимагый оешмасында Республика лидеры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим иттеләр. Аннан башка җәмәгатьчелек тарафыннан тагын өч канди­дат: ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советының Татарстан әгъзасы Сергей Батин һәм РФ Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсенең элек­кеге җитәкчесе Олег Морозов билгеләнде.

Чараның күләмле булуын истә тотып, Теннис Академиясе сай­ланды: күпсанлы сайлаучылар һәм чакырылучылар, шул исәптән өч дистәдән артык федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары катнашачак. 818 сайлаучыны Татарстанның 33 иҗтимагый оешмасы, “Бердәм Россия” партиясе шулай ук 818 сайлаучыны тәкъдим итте. Алар Татарстанның барлык муници­паль районнары һәм шәһәр округлары вәкилләре булып тора.

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Минзәлә җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Елена Сысоева:

– Минзәлә районыннан праймеризга 21 сайлаучы (выборщик) бара, аларның бер өлеше җәмәгатьчелек оешмаларыннан фор­малашты, 16 сайлаучы “Бердәм Россия” сәяси партиясеннән сай­ланды.

Данир Фәхретдинов, Минзәлә муниципаль район мәдәният бүлеге җитәкчесе:

– Мин “Бердәм Россия” сәяси партиясеннән Татарстан Президен­тына кандидатлар белән очрашуга барам. Райондагы мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, ФАП, ветеринар пункт­лар, юллар төзелеше һәм башка күп программалар республика лидеры Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тормышка ашы­рыла. Алар барысы да, беренче чиратта, халыкның көнкүрешендә уңайлыклар тудыру максатыннан чыгып эшләнелә. Күпме кризис дип сөйләсәк тә, республика программасы нигезендә башкарыла­чак шактый эшләр планга кертелгән.

Айсылу Мөхәметдинова, “Волонтер” ирекле үсеш үзәге вәкиле:

– Татарстанда студентлар укудан тыш, спорт белән актив шөгыльләнә, җәмәгать эшләрендә катнаша. Без – волонтерларның эш-гамәлләре күпкырлы, республикада уздырыла торган күп кенә чараларда катнашабыз, төрле акцияләр уздырабыз. Президентның яшьләргә бүгенге игътибары – киләчәктә алган белемнәребезне Татарстан, аның халкы мәнфәгатьләрен кайгырту өчен юнәлтүгә гарантия ул.

 

 Татарстан төбәкнең югары вазифаи заты вазифасына кандидат өчен партия эчендә алдан тавыш бирү уздыруны җәмәгатьчелеккә партия ышанып тапшырган беренче төбәк булды.

Әлфинә ВОРОБЬЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International