Яфрак азык әзерләү буенча заданиеләрне иң беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы техникумы һәм ветеринария берләшмәләре (фотода) коллективлары үтәде.
Шәһәр мәктәпләре коллективлары да кышын яшь мал витаминлы азык ашап, кинәнсен өчен тырышканнар. Әтрәкле авыл җирлеге территориясендәге бюджет оешмалары коллективлары “Заиковский” хуҗалыгының азык базасын ныгытканнар. Әлегә район буенча 72 тонна яфрак азык әзерләнде. Печән күләме 9 мең тоннага якынлашып килә, сенаж салына башлады. Юшады болыннарында халык үзенә печән әзерләүне дәвам итә.