Тоннаж бар, ә сыйфаты...

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Иртә яздан бирле әзерләнгән терлек азыгының сыйфатын тикшерү турында сүз булса да, фәкать “Заиковский” хуҗалыгы гына Актаныштагы лабораториядә үзе әзерләгән печәнен тикшерткән.

Басудагы үлән бертигез өлгергәч, анализлар соңгарак калган басулардагы печәннең витаминнары бераз кимегән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе началь­нигы Юрий Исламов бу проблеманы тагын да кон­кретлаштырды. Ике хуҗалыктагы люцерна үсентесен күрсәтте: беренчесе бәләкәй, әмма икенче кат ча­барлык булып үскән, икенчесе биегрәк, әмма сабагы каткан.

– Киләсе елга печән әзерләгәндә каротин күләме төп күрсәткеч булачак.

Күпчелек хуҗалыкларда печән әзерләүнең темпы түбәнлеген әйтеп, район башлыгы Айдар Салахов, үлән чабарга, кипкәнен җыеп алырга шәхси куллар­дагы техниканы җәлеп итәргә өндәде. Хезмәтләре өчен печәнен бирергә кирәклеген искәртте.

– Урлашмасыннар өчен, шәхси хуҗалыкларга күпме сораганча сатып бирергә кирәк. “Заиковский” хуҗалыгы шулай итә. Хезмәт хакына да, сатып та бер миллион сумлык печән тараткан инде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International