Табигатьнең иң матур, гүзәл мизгелендә без, Минзәлә педагогия училищесын 1965 елда тәмамлаган сыйныфташлар, 50 еллык очрашуга җыелдык.
Минзәлә шәһәренең нәкъ үзәгендә урнашкан, мәгърур басып торучы училищеның ишек төбендә гаять зур җанлылык: озак еллар дәвамында бер- берсен күрмәгән сыйныфташлар кочаклашалар, елмаялар, берара елап та алалар. Тукай, Сарман, Зәй, Актаныш, Баулы, Әгерҗе, Ульян өлкәсеннән, Ижау шәһәреннән килгән сыйныфташлар бер зур төркемгә әверелделәр. Барысы 34 кеше җыйналдык Гаҗәпләнүләребезнең чиге юк – бу бит ярты гасырдан соң очрашу, күпләребез гомер көзенә – 70 яшькә җитеп килгәндә...
Училищеның таныш баскычлары буйлап соңгы курста белем өстәгән биология кабинетына кереп урнаштык. Күрешүдән алган хис- тойгыларыбыз бераз басыла төшкәч, сыйныфташыбыз Фирдәвес Хәмитов (ул ук кичәне оештыручы һәм аның спонсоры да) очрашу кичәсен ачып җибәрде. Һәркайсыбызга исәнлек-саулык теләгәч, бакыйлыкка күчкән сыйныф- ташларыбызның да исемнәрен атады, аларны бер минут тынлык белән искә алдык. Чаллы шәһәренең бер мәчетендә абыстай булып йөрүче хаҗия Әлфия Гәрәева мәрхүмнәр рухына Коръән укыды.
Соңыннан актлар залына кердек, Муса Җәлил музеен карадык. Кафеда төшке ашны ашагач, Минзәлә урамнары буйлап сәяхәт иттек. Хәзерге көндә исән-сау яшәп ятучы, инде шактый өлкән яшьтә булган укытучыларыбыз В.Марченко, Х . Ә х м ә т в ә л и е в а л а р н ы ң , хастаханәдә дәваланып ятучы сыйныфташыбыз Вәсилә Баһаветдинова янында булып, аларның хәлләрен белешеп, бүләкләрен тапшырдык.
Иң истә калганы, мөгаен Фирдәвес Хәмитов җитәкләгән социаль һәм гуманитар белем бирү институтындагы чара булгандыр. Очрашуның бу өлеше дәресләр формасында узды. Дәресенә карап, сыйныфташлар үзләренең кайда, ничек гомер итүләре, эшләре, гаилә хәлләре хакында иптәшләренә мәгълүмат бирделәр. Тәнәфестә исә музыкаль паузалар булды.
Ярты гасырлык хезмәт юлын һәркем намуслы узган. Аны күпләребез училищеда алган һөнәребезгә тугрылыклы булып мәктәптә белем бирүгә багышлаган.
Кичә ахырында бу очрашуны алып барган Альмира Гайнетдинова сыйныфташларга истәлекле бүләкләр өләште. Сабакташлар да, үз чиратында, кичәне оештыручыларга – Фирдәвес Хәмитовка, Вәсимә Галләмовага һәм көндәлек эш-мәшәкатьләреннән арынып төрле яклардан җыелган сыйныфташларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Вәсилә ХАННАНОВА, Татарстанның атказанган укытучысы