Салымнар хакында мәгълүмат язылган белдерү хатларын тарату кампаниясе башланды. Салым органнары тарафыннан 2014 ел өчен шәхси затларның транспорт һәм җир салымын, мөлкәт салымын санау һәм шулар нигезендә хәбәр хатлары җибәрү башланды.
2015 елда салым түләүчеләр Россия федераль салым инспекциясе раслаган яңа форма буенча хәбәр хатлары алачаклар. ТР буенча 9 нчы санлы районара федераль салым инспекциясе салым түләүчеләргә тагын шул турыда кисәтә: мөлкәткә салым объект урнашкан салым органнары тарафыннан исәпләнелә. Ләкин салымнар белән бәйле барлык төр документларны да үзәкләштерелгән рәвештә Уфа шәһәрендә урнашкан Россия ФНСның “Налог-Сервис” филиалы кәгазьгә бастыра һәм тарата.
Шулай ук тупланган мәгълүматлар “Салым түләүче физик затның шәхси кабинетында” урнаштырыла. Шул рәвешле, әлеге электрон сервиска теркәлгән һәркем, почтадан килгән кәгазьләрне көтмичә, “кабинет”ына кереп, салымнары хакында мәгълүмат карарга һәм аларны түләп куярга да мөмкин.
Салым түләү өчен физик затлар 1 октябрьдән дә соңармаска тиеш.