Мәйданчыкны үзләре төзиләр

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Яшь әти-әниләр үз инициативалары белән, осталыкларын кулланып, төзелеш материаллары калдыгыннан металл ватыкларыннан Изыскательләр урамының 2/1 йорты янында үзләренең балаларын кайгыртып, балалар мәйданчыгы булдыралар.

Аларның сүзләренчә, бу йорт­та барлыгы 22 бала – Евгений Елшанский гаиләсендә (Мат­вей, Арина, Злата), Динар Нури­ев гаиләсендә (Сафина, Дамир), Григорий Курлыков гаиләсендә (Ярослав, Алекса), Эльмир Нигъматуллин гаиләсендә (Аза­лия, Әмир), Владимир Мерзля­ков гаиләсендә (Алена, Эвели­на). Дамир Фәрхетдинов та бу эшкә үз өлешен кертте. Йорт янындагы балалар мәйданчыгы күз алдында үсә: балалар өчен яңа корылмалар барлык­ка килә, аларны матур койма­лар белән әйләндереп ала­лар. Күргәнебезчә, знергияле кешеләр һәм яхшы ата-аналар өчен мөмкин булмаган нәрсәләр юк. Башта алар гаражлар ар­тындагы участокны чистарт­тылар, агач төпләрен төпләп бетерделәр, иске куаклыкны казып алдылар, ике гаражның арткы стенасы чыккан урын­ны чистарттылар. Шуннан соң ком алып килделәр, балалар монда уйнарга килә башлады­лар. Ахыргача төзекләндереп бетерергә уйлыйлар: башта комлык ясадылар, аның өстенә тимердән эшләнгән гөмбә куйдылар (аны Динар ясады). Евгений агач эшләрен баш­карды – койманы һәм комлык­ны ясады. Соңыннан турникка алындылар, Владимир казыды, турник астына бетон җәйде, ба­ганалар какты. Григорий эретеп ябыштыручы Динарга булышты. Эльмир күршеләренә төзелеш эшләрендә булышты. Коймага кирпеч астыннан чыккан под­доннар ярады.

Ирина Христофорова, Юля Елшанская һәм Гөлнур Нурие­валар ирләренә булыштылар. Алар өчәүләп койманы төрле күңелле төсләргә буядылар: сары, яшел, зәңгәр төсләр ба­лалар бакчасына караганда да матур килеп чыкты. Алга таба кайгыртучан әтиләр гөмбәне буярга җыеналар, мәйданчыкка чыга торган ике гараж стена­сын балалар рәсемнәре белән бизәргә уйлыйлар (алар инде ярдәмгә кемгә мөрәҗәгать итәселәрен планлаштырды- лар). Иң мөһиме шунда, алар читтән бернинди матди ярдәмсез эшлиләр (аларга бер­кем дә бер тиен акча бирмәде), үз акчаларын, фантазияләрен кулланалар. Аларның хезмәте мактауга лаек, бөтен эшләр дә буш вакытларында эшләнелә. Үзләренең нәниләре өчен аларга эшләү кызганыч түгел. Йортның тәрәзәсеннән ата- аналарга балаларын карап то­рырга уңайлы, йорт яны терри­ториясе дә төзекләндерелә.

Наҗия ПУЧКОВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International