ЮХИДИ күләмле тикшерүләр уздыра

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

15 майдан 15 июньгә кадәр яңа һәлакәтләр булдырмау максатында “Игътибар – балалар!” профилактик чара кысаларында республика Дәүләт автоинспекциясе комплекслы чаралар күрә.

Бүген Россиядә, шул исәптән Татарстан республика­сында юл-транспорт һәлакәтендә, янгында зыян күрүгә, суга батуга караганда күбрәк балалар үлә. Балалар юл-транспорт травматизмы безнең җәмгыятькә әйтеп бетергесез югалту китерә. Ата-аналар балаларын, ә дәүләт үзенең гражданнарын югалта. Яңа тормышка аяк баскан сабыйлар һәм яшүсмерләр авыр физик һәм рухи травмалар алалар, инвалид булып калалар.

Минзәлә районында юл-патруль хезмәте постла­рында балигъ булмаган пассажирларны махсус утыр­гычларсыз һәм иминлек каешын эләктермичә йөргән закон бозучыларны ачыклау һәм чик кую максатында күләмле тикшерүләр һәм рейдлар үткәрелде.

“Игътибар – балалар! ” айлыгында закон бозу очрак- лары түбәндәгеләр: балаларны махсус утыргычларсыз йөртү – 11, балаларны иминлек каешларсыз йөртү – 11 очрак.

Машина йөртүчеләрне җәяүлеләргә карата игътибар­лы булуларын тикшерү, шулай ук җәяүлеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары буенча рейд үткәрелде.

Җәяүлеләргә хәрәкәт итәргә каршылык тудыручылар (РФ КоАПның 12.18 маддәсе) – 1.

16 яшькә кадәр булган юл йөрү кагыйдәләрен бозучы­лар: җәяүлеләр – 6, велосипедчылар – 23.

Дәүләт автоинспекциясе үз вәкаләтләре кысаларын­да юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен бары­сын да эшли, ә һәлакәтләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакламау нәтиҗәсендә килеп чыга. Агымдагы елда Дәүләт автоинспекциясе миллионнан артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактларын ачыклаган. Бүген безнең төп бурыч – тәртип бозучыларга чик кую түгел, ә аларны кисәтү.

“Игътибар – балалар” республика профилактик ча­расында гомумбелем учреждениеләре арасында иң актив катнашучылар: 3нче санлы “Чебурашка” балалар бакчасы (мөдире – Илгизә Исхакова), 4нче санлы “Гно­мик” балалар бакчасы (мөдире – Гүзәл Әхмәтова), 2нче санлы ”Алтынчәч” балалар бакчасы (мөдире – Энҗе Усманова), 8нче санлы “Кояшкай” балалар бакчасы (мөдире - Яна Подгорная).

Район мәктәпләре арасында иң актив мәктәп – Урыс урта мәктәбе (директоры – Илдус Мәүҗиев).

Альберт ЯКУПОВ,

Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International