Тулбай авылындагы Сабантуе гөрләп узды. Әлеге бәйрәм искиткеч күңел күтәренкелеге белән, бик киң масштабта үтте.
Сабантуйны оештыручы Илгиз Загиев ачып җибәрде, авыл хезмәтчәннәрен якты хезмәт бәйрәме белән ихлас котлады. Чыгышында ул Сабантуйны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Тулбай авылы кешеләренә рәхмәтен җиткерде.
Гадәттә, Сабантуй татарча көрәш бәйгесе белән башланып китә, шуның белән тәмамлана. Монда көрәшне 3-4 яшьлек малайлар башлап җибәрде. Кайсыберләре сөлге тота белмәсә дә, көрәшергә һәм җиңәргә дип, мәйдан уртасына кереп басты. 3-4 яшьлекләр арасында Тауасты Байлар авылыннан Мәлик Нәҗмиев җиңү яулады
Мәйдан уртасында чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, балалар, хатын-кызлар, ир-атлар йөгереше, армрестлинг, таяк тартышу кебек барлык төр ярышлар да оештырылган иде. Бу авылга гына хас булган чыбыркы шартлату, покрышка ыргыту, тазга гармун белән утырган кешене тартып йөрү кебек ярышларны халык бик яратып карады. Чыбыркы шартлатуда шушы авылдан Нәкыя апа Нуриевага, Марат Маликовка тиңнәр булмады. Соңыннан Нәкыя апа хәләле Рашат белән моңлы итеп гармунда «сыздырдылар».
Чаллының “Гармония” халык медицинасы үзәге җитәкчесе Гөлфая ханым авылдашларына Сабантуйны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Светлана Сабирова, Илгиз Загиев, Гөлсинә, Фәния ханымнарга үзенең клиникасында дәвалану өчен кыйммәтле сертификатлар тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлин шушы авылда туып үскән, кавышып бергә яшәүләренә 50 ел тулган юбилярлар – Нәкыя ханым һәм Рашат Нуриевларга махсус бүләк бирде. Әйе, бу парлар сок- ланырлык та: 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, авыл җирлегендә һәм район күләмендә үткән һәр чарада актив катнашалар, икесе дә гармунда уйныйлар. Аннары Сабантуйда мыеклы ир-атлар ярышы булды, хатын- кызлар арасында нечкә билле һәм иң юан биллеләрне дә билгеләп үттеләр. Мыеклы ир- атлар ярышында район башлыгы урынбасары Фәиз Вагыйзов, иң юан биллеләр арасында Тәскыя Вагыйзова җиңеп чыктылар. Ат чабышын барысы да кызыксынып күзәтте, ә келәмдә милли көрәш батырлары көч сынашты. Атлар дүрт километр- лы дистанциядә ярыштылар. Ат чабышында Малтабар авылыннан “Малыш” кушаматлы ат белән Илнур Габдрахманов беренче килде. Икенче урында Күзкәй авылыннан “Ромашка” кушаматлы ат белән Илһам Нуруллин, өченче урынны шулай ук Малтабар авылыннан “Башкорт” кушаматлы ат белән Фирзәр Хаматов яулады. Ә Тулбай авылыннан Марат Маликов дүртенчедә калды.
Татарча көрәш теләсә кайсы Сабантуй тамаша- сының иң төп бәйгесе. Ул үз тирәсенә олыны да, кечене дә җыя. Бу төр ярышларны күрми калса, кайсыбер кешеләр: “Сабантуйның ямен күрмәдем”, – дип тә әйтәләр. Батырлар бил алышканда һәркем күзәтте. Көрәш батырларына килгәндә яшүсмерләр арасында Хуҗәмәт авылыннан Данил Гәрәевкә тиңнәр булмады. Зурлар арасында абсолют батыр булып Чаллы шәһәреннән килгән кунак Илдар Хәмитов калды.
Фирдүс Тямаев җитәкчелендәге артистлар төркеме халыкның күңелен ачты, шаяртты һәм көлдерде, рәхәтләнеп биетте, уйнатты. Сабантуй мәйданын милли моңнарга күмде. Авылдашлары Инзилә Сәлимова да якташларына җыр-моң бүләк итте. Фирдүс үзе дә төрле уеннарда катнашып, халык белән аралашты. Бәйрәмнең мәдәни программасы да тамашачыларның күңеленә хуш килде. Сабантуйны Светлана ханым Сабирова бик матур итеп алып барды. Бер сүз белән әйткәндә, Сабантуй мәйданы кичкә кадәр гөр килеп торды һәм бу авыл Сабантуе халык күңелендә иң җылы тәэсоратлар гына калдырды. Бәйрәмгә бик күп халык җыелган иде, халыкка конфетлар, сагыз һәм чупа-чупсларны күпме кирәк балаларга өләшкәннәрен үз күзләрем белән күрдем, балалар һәм өлкәннәр моңа бик нык сөенделәр. Ни дисәң дә сабантуй – ул бүләк өләшү бәйрәме. Бу Сабантуйга барлыгы 15 меңнән артык кеше җыелган иде, үземнең күп авылларда Сабантуйларда булганым бар, әмма бу хәтле күп халыкны күргәнем булмады.
Бәйрәмне оештыруда “Загиев” КФХсы җитәкчесе авылдашлары Илгиз Загиев һәм эшмәкәр Фәннүр Гәрәевларның зур хезмәт салуын да билгеләргә кирәк.
Дилфас ГАЛИЕВ