Россия эчке эшләр министрлыгы “Дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итү” программасын тормышка ашыру кысаларында дәүләт хезмәтләрен халыкка тәкъдим итүдә гадиләштерелгән ысуллар куллануга кереште.
Интернеты булган гражданнар, www.qosusluqi.ru сайтында теркәлү узып, Россия эчке эшләр министрлыгы тәкъдим иткән 35 төрдәге хезмәтләрдән файдалана алалар.
Лицензия бирү буенча – 27, ЮХИДИ – 3, мәгълүмат үзәге – 5 төрле хезмәт күрсәтә.
Дәүләт хезмәтләре порталы гражданнарга теге яки бу мәгълүмат алуның иң гади һәм иң җайлы ысулы булып тора. Моннан 2015 елның 3нче июнь көнне кадерле туганыбыз Иван Федор улы Харитоновның каты авырудан соң йөрәге тибүдән туктады. Иван Федор улы дөньядагы иң зур йөрәкле кеше буларак, тормышның һәрбер мизгелен ярата белде. Кояш чыгуына, кошлар тыш, порталдагы шәхси кабинетка кереп һәр граждан үз мөрәҗәгатенең ни рәвешле башкарылуын күзәтә ала. Портал аркылы күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре исемлеге даими тулыланып тора.
Дәүләт хезмәтләре турында тулырак мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефоннарга шалтыратырга мөмкин: Лицензия бирү линиясе буенча 8 (85555) 3-28-07; ЮХИДИ 8 (85555) 3-46-39, мәгълүмат үзәге буенча 8(85555) 3-29-85.
Электрон дәүләт хез- мәтләреннән файдаланганда четерекле мәсьәләләр буенча мө- рәҗәгать итү өчен ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан “кайнар линия” телефоны эшли: 8 (843) 221-20-02.
Дәүләт хезмәтләре порталы эшенә бәйле мәсьәләләр буенча 8 (800) 100-70-10 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Хөкем ителгән яки ителмәгәнлек хакында белешмә алу өчен Минзәлә шәһәре, К.Маркс урамы, 61 нче йорт адресы буенча урнашкан (регпалата бинасы) күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фаиз ХУҖАГАЛИЕВ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары