Теләкләре – башкала студенты булу

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

3 нче урта мәктәпнең 11 нче сыйныфын быел 15 бала тәмамлый.

–Сыйныфта укучы балаларым да, ата-аналар да яхшы күңеллеләр, активлар, һәрвакыт бер-берсенә ярдәмгә әзер, бердәм коллектив. Чараларда кат­нашырга “мин-мин” дип кенә торалар. Болгарга, Ижауга, Алабугага һәм башка шундый шәһәрләргә экскурсияләргә, походларга еш йөрдек. Ә бүгенге көндә исә укучылар бик җаваплы рәвештә БДИ тапшыралар, – ди Әлфия Газизуллина үз сыйныфы хакында.

Зилә Зыязетдинова берничә ел рәттән рус әдәбияты фәне буенча республика олимпиадасында катнашып, призлы урыннар ала. Александра Попова исә республика олимпи­адаларында математика һәм рус теле фәннәре буенча рай­оныбыз данын яклый. Лилия Латыйпова исемен Минзәлә сәхнәсеннән еш ишетергә туры килә – ул кечкенәдән үк җыр-моңга гашыйк, күптөрле фестивальләрдә ирешкән уңышлары да аз түгел. Зилә, Александра, Лилия һәм тагын берничә сыйныфташының киләчәк теләкләре – Казан феде­раль университеты студенты булу.

Артур Кирилов исә физика фәне буенча кызыклы проект ясап, аны республика күләмендә узган “20 иң яхшы проект” конкурсында тәкъдим иткән. Виталий Салмин Минзәләнең футбол командасы составында төрле ярышларда катнаша. Артурның, Виталийның һәм Рамил Маганеевның хыялы – Удмурт дәүләт университетына укырга керү. Укучыларның күбесе биючеләр дә әле. “Умырзая” бию ансамле белән ирешкән уңышлары бихисап.

Укуларын дәвам итү өчен егетләр-кызлар барысы да югары уку йортларын сайлаганнар: Минзәләдә эшләп килүче социаль-гуманитар белем бирү институтында да, РФ ЭЭМның Казан юридик институтында, Казан дәүләт энергетика университетында да белем алырга теләк белдерүчеләр бар. Аларның һәрберсенә дә теләгән уку йортларына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлап, туган шәһәрләренә югары һөнәри белгечләр булып әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International