Бүгенгесе көндә 81 процент мәйданда язгы чәчү үткәрелде, планлаштырылган сабан ашлыгы культураларының 98 проценты чәчелде.
Районыбыз хуҗалыклары барлыгы 39 968 гектарда язгы чәчү үткәрделәр, шуның сабан бодае – 20 800, арпа – 11 650, солы – 751, борчак – 250, бөртек өчен кукуруз – 400, көнбагыш – 40, берьеллык үләннәр һәм азык катнашмасы – 4100, рапс – 200, силос өчен кукуруз 1600 гектар чәчелде. Дәүләтов КФХсы яшелчәләрне – 75, бәрәңгене 100 гектарда утыртты.
Хәзерге вакытта район хуҗалыклары кырларында үсемлекләрне тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыккач тырмалау, чүп үләннәренә, корткычларга каршы эшкәртү дәвам итә. Чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы 6400 гектар чәчүлекләр эшкәртелде.
Шәхси эшмәкәр «КФХ Салихов» хуҗалыгы хезмәтчәннәре районда иң беренчеләрдән булып 14 майда язгы чәчүне тәмамладылар, алар быел барысы 500 гектар сабан культуралары чәчтеләр. 18 май көнне алар 25 гектарда силис өчен кукурузны да чәчеп бетерделәр.