Тәрбия чарасы

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Коноваловка авыл җирлегендә үткән юбилей медальләре тапшыру тантанасы менә дигән тәрбия чарасы да булды.

Чөнки ветераннарны хөрмәтләү мәктәп бинасында һәм мәктәп укучылары катнашында, укучылар алдын­да үтте. Ике дистәгә якын ветеран башта рәхәтләнеп үзләрен хөрмәтләгәнне тыңлады, аннан соң авыл җирлеге һәм мәктәп укытучылар әзерләгән тәмле ри­зыклар куелган өстәл артында сөйләшеп утырды.

Бу тантананың тагын бер күркәм ягы шунда – ике милләт халкы дус аралашып яшәгәнлеге бөркелеп торды. Залда утырган бар халык Тупачта яшәүче Фәүзия Хуҗина язган “Картлык” бәетен тын да алмый­ча тыңлады, аннан соң Фаина Белова башкаруында­гы җан өзгеч “Алексей, Алешенька, сынок” җырын күз яшьләрен сөртә-сөртә кушылып җырлады. Кичәдә катнашкан шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысо­ева үз чыгышын барлык ветераннарны котлауга ба­гышласа, Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова иң беренче итеп бердәнбер сугыш ветера­ны Хәсән Нәфыйковны котлады.

Илдус ШАҺИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International