Чистарыну икеайлыгы

2015 елның 24 марты, сишәмбе

ТРның Министрлар Кабинеты 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик чистарту буенча ике айлык игълан итте.

Соңгы көннәрдә тирә-юнебездәге кар катламының күзгә күренеп эреп баруына күпләр игътибар иткәндер. Күп урыннар кардан арчылып бетте. Шуның белән бергә җәмәгать биналары янында, бигрәк тә оешма-предприятиеләр, кибетләр янна­рында кар астыннан чүп-чар калдыклары баш кал­кыта башлады.

Шушы көннәрдә райбашкарма комитетының ад­министратив комиссиясе шәһәрдәге кибетләрнең үз территорияләрен карап тотуларын – кардан, боздан чистартылуын, чисталыгын тикшерде, кимчелекләре булган кибет хуҗаларына кисәтүләр ясады.

Адмкомиссия сәркатибе Татьяна Докукина әйтүенчә, үз территорияләрен карап тоту, төзекләндерү кагыйдәләрен санламаган, кисәтүләргә ко­лак салмаганнарга рейд нәтиҗәләре буенча штраф­лар да салыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International