Көрәшче кызлар

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Билбау көрәше буенча безнең кызлар гадәттә яхшы нәтиҗә күрсәтәләр. Теләче районында хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында билбау көрәше буенча Бөтенроссия турнирында безнекеләр призлы урыннар алып кайтканнар. Рузилә Мөхәммәтова (рәсемдә сулда) үз авырлык категориясендә икенче, ә Альбина Шәмсетдинова (рәсемдә уңда) өченче булып калды. Шушы ук кызларыбыз Татарстан Беренчелегендә дә урын алып кайттылар. Рузилә шулай ук икенче урынны яулады, ә менә Альбина, үзеннән 2-3 яшькә өлкәнрәк спортчылар белән көрәшеп, чемпион булды. Башкортстанда узган Россия Беренчелегендә Альбина 76 кг кадәр көрәшеп, 3 урынны яулады. (тренеры Рәмзил Бәдриев). Барыбызга да таныш булган, Минзәлә кызы Сәрия Гыйльметдинова шулай ук Татарстан Беренчелегендә Чаллы өчен чыгыш ясаган һәм үз авырлыгында чемпион булган, ә Россия Беренчелегендә ул икенче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International