Район мәдәният сараенда Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл ветераннарына, һәлак һәм вафат булган сугышта катнашучыларның тол хатыннарына “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына 70 ел” юбилей медальләре тапшырылды.
Тантанада район башлыгы Айдар Салахов катнашты. Каһарманнарның кылган батырлыкларына рәхмәт әйтеп, ул болай диде:
– Сез соклангыч язмышлы буын вәкилләре, сезнең белән район, илебез горурлана, сез җиңүчеләрнең бөек буынын гәүдәләндерәсез. Авыр сугыш михнәтләрен, сугыштан соңгы чорның авырлыкларын үз җилкәгездә татыгансыз. Фидакарь хезмәтегез белән илебез үсешенә зур өлеш керттегез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, балаларыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәгез.
Көчле алкышлар астында шәһәрдә гомер итүче 70 ветеранга юбилей медальләре такты. Бүгенге көнгә район буенча 410 медаль тапшырылды. Калган медальләр март-апрель айларында хуҗаларына барып ирешәчәк.
Ветераннар каршында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, мәктәп укучылары чыгыш ясады. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дүләт драма театры артистлары хоры аеруча күңелдә калды.
Юбилей медальләреннән тыш һәр ветеранга азык- төлек җыелмалары да тапшырылды. Болардан тыш 53 инвалид – сугыш ветераны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Мусинның бүләкләрен алды.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА