Республикада тормышка ашырылучы 30дан артык дәүләт программасы безнең районда быел да дәвам итә. Шуларның берсе – “Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү”.
Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы нигезендә безнең районда 132 фатирдан 140 гаиләне күчерү планлаштырыла. Дәүләт алардан үзләре яшәгән иске торакның бер квадрат метрын 11 мең 22 сумнан сатып ала. Әлеге программа буенча гражданнарны тораклы итүнең берничә юлы кулланыла: күпфатирлы яки аерым яңа йортлар төзелеше, базардан фатирлар сатып алу. 9 гаилә үзләре яшәгән иске торак өчен тиешле субсидияне акчалата алып, торак шартларын базардан торак сатып алып яхшыртырга теләген белдергән.
Йортлар төзелешенең бер өлеше федераль һәм республика бюджетыннан бүленгән акчага финанслана, бер өлешен программада катнашу чылар үзләре түли. Гражданнар иске торак өчен субсидияне социаль ипотека килешүе буенча беренчел взнос сыйфатында түләү итеп кертәләр. Ягъни алар авария хәлендәге торакларын калдырып, яңа фатирга күченәләр дә, торакның калган хакын еллык 7 процент белән берничә ел буена (15-20 елга кадәр) сузып түлиләр.
–Әлеге программа буенча узган ел районда моңарчы күрелмәгәнчә 35 йорт төзелеше башланды. Бу программаны фәкать ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аша тормышка ашыру мөмкин булды. Әлеге фонд төзелешне инвестицияли һәм программада катнашучыларга 15-20 елга кредит бирә, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү һәм инвестицияләр буенча урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов.
Район буенча авария хәлендә дип танылган йортлар исемлегендә шәһәрдән генә түгел, авыллардагы йортлар да кертелгән. Әлеге программа буенча йортлар төзелешендә районыбыздагы 7 подряд оешмасы эшли.
Узган ел ахырында 14 гаилә яңа фатирларга күченгән иде, шушы көннәрдә тагын берничә гаилә яңа (аз катлы) йортларда яши башлады. Быел программада катнашучыларга сайлап алу өчен тагын дүрт күпкатлы һәм дүрт аерым йорт өстәлә, бу 81 фатир дигән сүз.
Бу мөһим
Күп фатирлы йортта яшәүчеләрнең “Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү” программасында катнашуның өстенлекле шартларының берсе – фатирларын шәхси милек буларак теркәүләре.ф
безнең өстәмә
2015 елда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча төзелүче йортлар:
Изыскательләр урамы, 1/14 (27 фатирлы); 3/11Б (27 фатирлы); 3/1А (18 фатирлы);
Мирный тыкрыгы, 5 (4 фатирлы);
Изыскательләр урамында 12шәр фатирлы өч йорт: 4/8А, 4/8Б, 4/8В;
Гурьянов урамы, 46А (6 фатирлы);
Ленин урамы, 106 (2 фатирлы);
Красноармейская урамы, 12 (2 фатирлы);
Тукай урамы,59А (18 фатирлы); 61А (18 фатирлы);
Аерым йортлар:
Сугышчы Интернационалистлар урамы,3;5;13;19А; 19Б;19В; Янтарная урамы,1;3;5;6 ; Головин урамы,150;152 ;154 ;199; Карлыгач урамы,1;2;3;4;5;6; Уютная урамы, 1;2;3;4;5;6.
Яңа Маҗын авылында ике йорт (икешәр фатирлы тапшырылды);
Юртау бистәсендә Лесная урамы, 6А (10 фатирлы тапшырылды).