“IT-чемпион” старт алды

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

18 марттан республика күләмендә “IT-чемпион” республика конкурсының 3нче этабы старт алды. Әлеге конкурсның җиңүчеләре ике этапта узучы “Иң актив укучы” һәм “Иң актив мәктәп” номинацияләрендә билгеләнәчәк. Иң күп балл туплау өчен укучыларга дәүләт хезмәтләре порталында дус- ларын, туганнарын теркәргә, ә теркәлгән затларга төрле операцияләр, түләүләр башка- рырга кирәк. Нинди операция башкаруга карап, укучыларга 1 дән башлап 12 гә чаклы балл өстәлеп барачак. Тупланган балларны күптөрле призларга алыштырырга мөмкин, ә җиңүчеләр исә планшет һәм ноутбуклар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International