“Россия юристлар ассоциациясе”нең Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан 20 март көнне халыкка Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла. Минзәлә районында бушлай юридик ярдәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе бинасында иртәнге 8 дән 16 сәгатькә кадәр үткәрелә. Дежур торучылар, шулай ук кабул итү пунктлары һәм бушлай консультация бирү үзәкләре, телефон номерлары хакында тулырак мәгълүматны ТР Юстиция министрлыгы сайтының “Ассоциация юристов России” бүлекчәсеннән http://minjust.tatarstan.ru/rus/ assocjurist.htm адресы буенча һәм Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан региональ бүлекчәсенең alrf16.ru сайтыннан табарга була.