Шундый тантана Бикбау авыл җирлегендә узды. Юбилей медальләре җирлектә яшәүче 58 тыл ветеранына тапшырылды.

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Биредә сугыш ветераннары юк инде, әмма тыл хезмәтчәннәре, солдат толлары, сугыш чоры бала­лары бар һәм алар – игътибар үзәгендә. Бөек Ватан сугышына Бикбау авыл җирлегеннән 537 кеше киткән. Шуларның 327 се генә туган якларына кире әйләнеп кайткан. Бүгенге көндә, кызганычка каршы, аларның берсе дә исән түгел.

Тантанада район башлыгы урынбасары Фәис Вагый­зов катнашты һәм юбилей медальләре тапшырды. Бикбау авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Ринат Шәесламов та авылдашларын котлап, җылы теләкләрен җикерде. Авыл җирлеге башлыгы Лю­зия Мәрдәмшина “Мензелинские зори” агрофир­масы җитәкчеләренә, бәйрәм табыны әзерләүгә өлеш керткән иганәчеләр Васил Сәрвәровка, Гөлсия Фәрхетдинова-Галиевага авылдашлары исеменнән рәхмәт белдерде.

Ветераннарны хөрмәтләп, аларга күңел тынычлы­гы, аяз күк йөзе теләп, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары “Тил­мереп дога көткәннәр” спектаклен бүләк итте.

Сугышның нәрсә икәнлеген үз җилкәсендә татыган өлкән буын тынычлыкның кадерен белә һәм дөрес билгеләнгән эчке һәм тышкы сәясәт өчен дәүләтебезгә, бүгенге тормышыбыз өчен Татарстан Республикасы Президентына һәм район башлыгына рәхмәтле.

Мөнҗия Гарипова, тыл хезмәтчәне:

– Сугыш чыкканда миңа 10 яшь кенә иде. Әти сугыш­ка киткәнне хәтерлим, августта китте, декабрьдә үлү хәбәре килде. Күп авырлыклар күрдек. Хәзер каткан ипине тавыкларга бирергә дә кызганам. Абый армиягә китте, мин өйдә зур кеше булып калдым, сугыштан соңгы елларда кышлар буе урман кистек. Сарайлыда, Тәкермәндә урман кисүдә эшләдек. Иртә белән бигрәк өшетә иде. Тормышлар шулкадәр рәхәт, газ керде, бар уңайлыклар бар. Берүзем торсам да, караучым бар, Аллага шөкер.

Нәсимә Хафизова:

– Иптәшем Хафизов Мияссәр өчен медаль алырга килдем. Ирем гомер буе шофер булып эшләде, хәзер сукырайды, пенсиядән канәгать. Балаларыбыз да бик матур яшиләр.

Фәһия Габдуллина:

– Мин сугыш чоры баласы. Үземә авырлык күп тимәде, 14 нче елгы апам бар иде, бар михнәт аның җилкәсенә төште. Без сарык карадык. Арбага 50 шәр кило тирес салып тауга каршы менә идек, аларның һәркайсын үлчи иделәр. Элек без күргәнне беркем дә күрмәсен иде. Үзем Актаныш районыннан, иптәшем үлгәнгә өч ел, ул 35 нче елгы иде. Хәзер тормышлар Аллага шөкер. Балаларым кайталар, ташламыйлар.

Асия Миңнегалиева:

– Еллар иминлеген бирсен. Оныкларыбыз армиядә. Алар өчен борчылып торабыз. Төпчек улымда онык- ларым, киленнәрем белән бергә торабыз. Барлык җитәкчеләргә рәхмәт, еллар имин булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International