ЯНГЫН ЭЛЕКТРДАН ЕШ ЧЫГА

2015 елның 13 марты, җомга

Актаныш һәм Минзәлә районнарында күзәтчелек эшчәнлеге буенча бүлек начальнигы Альберт Тимерханов белдерүенчә, агымдагы елның ике аенда Минзәлә районында 7 янгын килеп чыккан. Бу, 2014 ел белән чагыштырган- да, 40% процентка артык. Аларда 2 кешенең гомере өзелгән, 1 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Торак секторда ут чыгуның сәбәпләре төрле: ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә – 1, электр җайланмаларыннан фай- даланган очракта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында – 3 очрак, мич җайланмаларын файдаланганда тиешле кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсендә шулай ук 3 янгын килеп чыккан. “Электр җайланмаларыннан файдаланган очракта аерым сак булыгыз. Соңгы вакытта электрдан янгын чыгу очраклары ешайды. Мәсәлән, күрше Актаныш районында янгын телефонны төнгелеккә зарядка алу өчен электр розеткасына тыгып калдыру аркасында килеп чыккан. Шуны әйтеп узасы килә, бу бердәнбер очрак түгел”, – дип сөйләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International