Пенсияне дәүләт белән финанслау программасы кысаларында хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә гражданнар керткән өстәмә взносларга физик затларның кеременә салына торган салым салынмый.
Программада катнашучы һәм ел дәвамында взнос түләп баручы гражданнар (елга ул 12 меңнән артырга тиеш түгел) әлеге өстәмә иминият взснослары суммасының 13 процентын салым чигерүе рәвешендә кире кайтара алалар. Салым чигерүе алыр өчен яшәү урыны буенча салым органына мөрәҗәгать итеп, түбәндәге документларны таршырырга кирәк:
- керемнәр турында декларация (2-НДФЛ, эштән бирелә);
- взнослар түләүне раслаучы документ (әгәр дә өстәмә иминият взнослары мөстәкыйль рәвештә кредит оешмасы аша түләнгән икән – түләгәнлек хакында квитанция);
- хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә мәҗбүри иминият взнослары түләү буенча хокукый мөнәсәсбәтләргә керү датасы һәм каралу нәтиҗәләре хакында гариза алу хакындагы уведомление;
- эш бирүче аркылы өстәмә иминият взнослары түләгән очракта - бухгалтериядән взносларның хезмәт хакыннан тотылып калынуы хакында билгеләнгән формада белешмә кирәк була.
Программага кереп, ел саен 12 мең сум күләмендә акча күчереп баручылар өчен салым чигерүе бигрәк тә файдалы.
Алар өчен бер елга салым чигерүе 1560 сумны тәшкил итәчәк, ә өч ел өчен бу чигерү 4680 сум булачак.
САН
ТР Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча Россия пенсия фонды идарәсе мәгълүматларына караганда, пенсияне дәүләт белән финанслау программасына керүчеләр саны Минзәлә районы буенча 1320 кешегә җиткән.
Эльвира ХӘБИБУЛЛИНА,
ТР Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча Россия пенсия фонды идарәсе начальнигы