Җәмгыятьтә теш табибларына ихтирам белән карыйлар. Стоматологлар безне чыдап булмаслык теш авыртуыннан арындыручылар гына түгел, ә Голливуд елмаюы бүләк итүчеләр дә булып торалар.
Шәһәребездә стоматологик клиникалар күп булуга карамастан, район үзәк хастаханәсенең стоматология бүлегенә халык күп йөри. Мин барган көнне дә теш дәвалатырга килүчеләр шактый иде. Күпләр теш табибына баруны иң соң чиккә кадәр сузып киләләр. Стоматология бүлегенә килүчеләр буенча сүз йөртсәк, монда кешеләр теш авыртуына түзә алмаганнан гына килгәннәр дип әйтеп булмый. Бер белгеч-табиб айга 200ләп авыруга хезмәт күрсәтә. Минзәлә стоматология бүлегендә ике стоматолог-терапевт, балалар стоматологы, стоматолог-хирург, стоматолог-ортопед, ике теш технигы, биш шәфкать туташы, ике санитарка һәм регистратор хезмәт куя. Аларның исемнәре һәр минзәләлегә яхшы таныш: Зилә Гайнулова, Анатолий Александров, Ольга Карпова, Галия Әхмәдшина, Василий Красильников, Зөлфия Гатиятуллина, Ринат Муксинов, Лариса Ильина, Фәридә Варламова, Лилия Енькова, Альфира Исламова, Луиза Әхмәтшина, Татьяна Кузьмина, Ландыш Шайфиева һәм Татьяна Попова. Коллектив бердәм һәм дус.
Әлеге зур булмаган коллектив белән стоматология өлкәсендә 20 елдан артык тырыш хезмәт куйган белгеч – Зилә Гайнулова җитәкчелек итә. Үз пациентларының мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулап алган табибка авыруларны дәвалау өстенә бүлекчә белән идарә итү вазыйфасы да йөкләнгән. Финанс мәсьәләләрен чишү, хуҗалык эшләре алып бару, поликлиниканы медикаментлар һәм җиһазлар белән тәэмин итү – болар барысы да Зилә Зиннуровна җилкәсендә.
Башка районнардагы кебек, Минзәләдә дә бу өлкәдә кадрлар җитешмәве сизелә. Күп кенә стоматологлар пенсия яшенә якынлашып киләләр, пенсиягә чыкканнары да бар. Күптән түгел яшь белгеч – Ольга Карпова эшли башлаган. Район администрациясе аны фатир белән тәэмин итеп, кечкенә кызын балалар бакчасына урнаштырырга ярдәм иткән.
Стоматологик бүлектә профилактик эш алып барыла, хирургик һәм терапевтик дәвалау буенча кичектергесез ярдәм күрсәтелә, протез тешләр ясала.
Район үзәк хастаханәсенең стоматология бүлеге мөдире Зилә Гайнулова:
– Гадәттә тере чират белән кабул итәргә тырышабыз, чөнки кискен авырту белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Талон системасын кертергә телибез, табиблар җитмәү сәбәпле бу әле мөмкин түгел. Бердәнбер теләгебез – кешеләр теш табибларына системалы рәвештә күренеп торсыннар иде. Ярты елга бер булса да. Бу безнең эшебезне җиңеләйтер, авыруларга да мәшәкать азрак булыр иде. Безнең өчен иң зур байлык – ул бәхетле һәм рәхмәтле пациентлар. Кешеләрнең йөзләрендә елмаю күрү – эшебезнең төп максаты.