Уенчыклар ясау түземлек сорый

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Балалар иҗат йортында мәктәп укучылары кызыксынып йөри торган күптөрле түгәрәкләр оештырылган.

Наҗия ПУЧКОВА

Шуларның берсен өстәмә белем бирү педагогы, Балалар иҗат йортының декоратив буяу берләшмәсе җитәкчесе Ольга Гыйләҗетдинова алып бара. Көн саен уздырылучы занятиеләргә 7-15 яшьлек балалар йөри. Төрле яшьтәге балалардан туп- ланган төркем дә бар. Балалар үз эшләренең нәтиҗәсен тиз арада күрергә телиләр, ә ул уз­дырган түгәрәкнең үзенчәлеге шунда: эшләнмәләр ясау озак вакытны ала. Шуңа күрә бу түгәрәккә бары тик сабыр, мак­сатка омтылучан һәм тырыш укучылар гына йөри.

– Мисал өчен, балчыктан уен­чык ясау өчен башта балчыкны әзерләргә кирәк (аның өчен ике көннән дә ким булмаган вакыт кирәк), соңыннан – әвәләү про­цессы, әвәләгәннән соң якынча өч көн киптерергә кирәк. Яңадан ул муфель мичендә яндыры­ла. Яндырылган эшләнмәне буярга, соңыннан өйгә дә алып кайтырга була. Шул рәвешле балчыктан ясалган уенчык бер атнадан соң гына әзер була. Балалар мичне зур кызыксыну белән күзәтергә яраталар, анда уенчыклар яналар һәм кызгылт төскә кереп, әкияттәге кебек үтә күренмәлегә әвереләләр. 1000 градуска кадәр кыза мич (бу исә якынча 6 сәгать вакытны ала), соңыннан сүнә, – дип тасвирла­ма бирә балчыктан уенчыклар ясау шөгыле турында педагог.

Балалар иҗат йорты дирек­торы Ольга Ильина коллега­сы турында түбәндәгеләрне сөйләде:

– Ольга Анатольевна – ма­выгучан, үз һөнәрен һәм бала­ларны яратучы кеше, ул укучы­ларын да хезмәт процессына алар кызыгырлык итеп алып кереп китә белә. Ул 2009 елда Яр Чаллы дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Шуннан бирле үзенең иҗади осталык- ларын балаларга җиткерергә тырыша. Аның түгәрәгендә ба­лалар ясаган уенчыклар шәһәр һәм республика күләмендә уздырылучы күргәзмәләрдә тәкъдим ителә. (Ольга Анато­льевна ясаган эшләнмәләрне дә минзәләлеләр күрү бәхетенә ирештеләр). Шул рәвешле озак вакыт дәвамында эшләнгән уен­чыкларын балалар өйләренә алып кайтырга, аның белән ту­ганнары алдында мактанырга һәм бүләк итәргә омтылалар.

сүз уңаенда

Балчыктан ясаган уенчыкларын, каен тузына һәм агач савыт­ка төшерелгән рәсем-картиналарын Ольга Гыйләҗетдинова ел саен Алабугада уздырыла торган Бөтенроссия Спас ярминкәсендә тәкъдим итә. Анда Россиянең 100 шәһәреннән декоратив-гамәли сәнгать төре осталары һәм рәссамнары, иҗади студия һәм остаханә вәкилләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International