ТОС җитәкчеләре район мәдәният сарае хезмәткәрләре белән берлектә шәһәребезнең хезмәт ветераннарына багышланган “Хезмәтегез хөрмәткә лаек” баш астында районкүләм бәйрәм оештырды.
3 нче ТОС җитәкчесе Надежда Волощенко кичәне алып барды, бер үк вакытта ул куючы сценарист та булып тора. ТОС җитәкчеләре – Лариса Горячева (2 нче), Гөлфия Хәлимова (1 нче), Валентина Автулева (5 нче) оештыру эшләрен башкарды, бәйрәмгә чәй табыны әзерләде. Кичәгә алар үз участокларыннан яше 70 кә кадәр булган, үзләре үк алар белән аралашырга өлгергән хезмәт ветераннарын (барлыгы 15 кеше) җәлеп иткәннәр. Әмма, бәйрәмдә әйтелгәнчә, бу әле беренче карлыгач кына, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Мондый кичәләр дәвамлы булачак дип вәгъдә иттеләр. Бәйрәм турында тулырак газетаның алдагы санында таныша аласыз.