Муллыкны Чаллыда күрсәттеләр

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Районыбызда җитештерелгән продукция Чаллы халкында да уңыш казана.

Тупач авылыннан Зөлфирә һәм Рифкат Хәкимул-линнар (фотода сулда) шәхси хуҗалыкларында тавык һәм каз үстерәләр. Алар сатарга мендәр, каен себеркесе, 60 баш бройлерны суеп алып килгәннәр. “Авылда эш булмаганлыктан, шәхси хуҗалыгыбызда Нәгыйм Солтановлар белән берләшеп, күпләп тавык һәм каз асрыйбыз, симертәбез. Быел кышкы чорда гына да без 500 дән артык каз һәм бер мең баштан артык бройлер тавыклар саттык, хөкүмәттән генә ярдәм көтү дөрес түгел, үзеңә тырышырга кирәк,” – ди Зөлфирә ханым. Чаллының Сарман трактында инде күркәм традициягә әверелгән ярминкә оештырылды. Эшкуарлар, шәхси хуҗалыклар, КФХлар, Сөт иле-Чулман”филиалы, Воровский, Юшады, Иске Матвеевка, Иске Маҗын, Урыс, Николаевка авыл җирлекләре, ПО ”Минзәлә” кулланучылар җәмгыяте үзләрендә җитештерелгән продукцияне төяп алып килгәннәр. Олы урам булып тезелгән йөк һәм җиңел машиналарда ите, сөте, балы, мае да бар иде. Менә КФХ “Кәримов”, Фәнис Хәйруллин үзләре җитештергән бал белән сәүдә итәләр. Алар янында сатып алучылар шактый җыелган. Фәнис әфәнде Сарман трактына иртән 8 тулганчы УК сату итә башлаган. Ул монда узган шимбәдә дә килеп 40 литрлы ике бидон бал саткан. Минзәлә кулланучылар җәмгыяте тәкъдим иткән ит һәм башка азык-төлек яныннан да чират өзелми, бер-бер артлы алып китеп кенә торалар. Кулланучылар җәмгыяте ярминкәгә килгән кешеләрне кайнар чәй һәм тәмле коймак белән дә сыйладылар. Бу җәмгыять бөтенесе 100гә якын төрдәге продукцияне халыкка тәкъдим итте. Воровскийлыларның дару үләннәрен дә, КФХ “Муллахмәтов”ның да сыер сөтен яратып алды Чаллы халкы. Кешеләрне продукциянең сыйфаты, бәяләрнең чагыштырмача арзан булуы җәлеп итә.

сан

Минзәләлеләр Чаллы халкына сыер итен – 250-270, сарык итен – 300, суган, кишер, аш чөгендерен – 35 шәр, бәрәңгене 30 сумнан сәүдә иттеләр. Бу көнне ярминкәгә баручылар барлыгы 900 мең сумнан артык продукция саттылар. Ярминкәләр апрель башына кадәр дәвам итәчәк.

 Дилфас ГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International