Стратегик үсеш баскычлары

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Район Советы утырышында ясаган докладында район башлыгы Айдар Салахов 2014 елгы отчет чорындагы бурычларның ничек үтәлүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта экономик ситуациягә анализ ясап, проблемалардан чыгу юллары күрсәтелде, 2015 елга стратегик үсеш баскычларын билгеләде.

Авыл хуҗалыгы районы буларак, безнең район өчен бу тармакның бик тә мөһим булуы әйтелде. Шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне дә кертеп, районда 21 мең баштан күбрәк мөгезле эре терлек асрала, шуларның 9 меңгә якыны – сыерлар. Хуҗалыкларның ныклыгын җитештерүнең үсеше һәм баш санының үсеше билгели, 2015 елга терлекләрнең баш санын 489 башка арттырып аяк бастык, диелде.

Өч төп икътисадый күрсәткеч – акчалата керем, тулай продукция, уртача айлык хезмәт хакының күләме буенча үсешкә ирешелүен билгеләп үтте. Районда 30267 тонна сөт җитештерелгән, 2013 елга карата үсеш 106,3 процент тәшкил итә. Бер сыердан 3542 кг сөт савып алынган, 2013 елга караганда 518 кг га күбрәк. Сөт сатудан алынган керем күләме 320 млн сум. Бер баш сыерга исәпләгәндә алынган акчалата керем 57 мең сум тәшкил итә. Балтач, Әтнә, Мамадыш, Саба кебек районнарда әлеге күрсәткеч 100 мең сумнан да артып китә. Безнең район хуҗалыкларына шушы юнәлештә эшлисе эшнең очы-кырые юк, диде докладчы. Шәхси хуҗалыклар белән КФХларны да кертеп, район буенча узган отчет елында 1982 тонна ит җитештерелгән, 2013 елга карата үсеш 108,9 процент. Терлекчелек буенча 421 миллион 320 мең сумлык тулай продукция җитештерелгән, 415 миллион 171 мең сумлык продукция сатылган.

Терлекче лектә уңай нәтиҗә-ләргә ирешелде, моңа авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәте, терлекчелек торакларын торгызу һәм ремонтлау буенча (барлыгы 20 торак) җиткерелгән эш күләмен башкару йогынты ясады, төзелеш эшләре бүгенге көнгәчә дәвам итә, диелде докладта. Җәйгелеккә дә планнар зурдан: шул рәвешле 30дан артык объект-ны ремонтлау плашлаштырыла. Бу эшкә хуҗалыклар гына түгел, шәһәр оешмаларының да, авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең дә, бюджетта эшләүчеләрнең дә актив кушылуы турында әйтелде.

Терлекчелек тармагы буенча түбәндәге бурычлар билгеләнде: сөт җитештерүне 10 процентка арттып, бер баш сыердан савымны 4000 килограммга җиткерергә; терлекчеләрнең хезмәт шартларын, шулай ук малларны асрау шартларын яхшыртуны дәвам итәргә.

Игенчелек буенча ирешелгән нәтиҗәләргә тукталып, докладчы узган ел 923 миллион сумнан артык тулай продукция җитештерелүен, моның 2013 елгыдан 12,6 процентка күбрәк булуын әйтеп үтте.

Игенчелек тармагы буенча алда торган бурычлар: бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уңышны 25 центнерга җиткерү, бер баш шартлы терлеккә 35 центнер азык берәмлеге әзерләү (шул исәптән бер баш терлеккә 1 тонна печән); барлык мәйдандагы кукурузның 7 процентында аны бөртек технологиясе буенча үстерү;

һәр ферма өчен 1000 тонна сенаж салу. Экологик (биологик) игенчелек системасына күчә бару – моңа бөртекле-кузаклы культуралар мәйданын арттыру; чәчү әйләнешенең оптималь өлешен люцерна

һәм клевер белән биләү; туфракны саклау ысулларын файдалану (туфракны әйләндермичә сөрү); донник, горчица, рапс кебек сидератлар куллану керә. Авыл хуҗалыгы производствосының үсеше авылда яшәүчеләргә бөтен уңайлыклары булган яшәү шартлары тудыруга да бәйле. Авыллар эчендәге (Дусай Кичү, Иске Мәлкән, Иске Мунча, Балтай, Мөшеге) күпер корылмаларын ремонтлауны планга кертү кирәклеге, Югары Тәкермән авылында Юртаудагы кебек “Яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү” программасы буенча торак йортлар төзелешен башлау турында әйтелде. Бу программаның тормышка ашырылуы әлеге җирлектәге “Чулман” агрофирмасына һәм Давлетов КФХсына кадрлар җәлеп итәчәк. Юртауда башланган төзелешне тәмамлау өчен республика өлешенең финанслануы һәм тагын федераль программаның раслануы таләп ителүе искәртелде. Мәгариф оешмаларына килгәндә, укыту-тәрбия процессын оештыру өчен тиешле шартлар тудыру – җирле власть органнары алдындагы төп бурычларның берсе, дип билгеләп үтелде. Бу уңайдан мәктәп һәм мәктәпкәчә белеем бирү учреждениеләренең укыту-матди базасын ныгыту дәвам ителүе турында әйтелде. Техникум, педкөллият, коррекция мәктәпләренең капремонтлануы белән бергә, 260 урынлы “Шатлык” балалар бакчасы төзелүе зур вакыйга булып тарихка кереп калды. Әмма райондагы 4 балалар бакчасы бинасының алга таба эксплуатацияләү өчен куркыныч булуы, шул ук вакытта аларга капремонт ясауның мәгънәсе юклыгы турында искәртелде. Өч гомуми белем бирү мәктәбендәге шартларның дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирмәве, шәһәрдәге 174 башлангыч сыйныф укучысының икенче сменада укырга мәҗбүр булуы, минзәләлеләрнең яңа заманча мәктәп турында хыялланулары билгеләп үтелде. Белем бирү учреждениеләренең төп бурычы көндәшлеккә сәләтле шәхесләр әзерләү икәнлеге ассызыкланды. Безнең районның өстенлеге шунда, белем бирү потенциалына ия булган урта махсус уку йортлары (педкөллият, медучилище, авыл хуҗалыгы техникумы) бар. Педкөллияттә педагог һөнәренә укыту белән беррәттән, башлангыч звено укытучыларының квалификациясен, һөнәри осталыгын күтәрүне дә күздә тотучы ресурс үзәге, авыл хуҗалыгы техникумы базасында районара үзәк булдырылуы әйтеп үтелде. Шәһәребездә “Юбилейный”, “Юность” ДЮСШларының ачылуы районда балаларны спортка тартуның башлангычы булды. Бүгенге көндә өч спорт мәктәбендәге ун бүлектә даими рәвештә 38 тренер 875 баланы өйрәтә, системалы эш нәтиҗәләр китерә дип тәрбияләнүчеләрнең республика ярышларында призлы урыннар яулаулары, шушы мәктәп базаларында республика күләмендәге ярышларның үткәрелүе турында әйтеп үтелде. Спорт мәктәпләре алдына куелган бурыч – республика һәм Россия дәрәҗәсендәге ярышларда катнашырга һәм җиңеп чыгарга сәләтле спортчылар әзерләү. Шулай ук төрле яшьтәге халыкны спорт белән шөгыльләнүгә һәм сәламәт яшәү рәвешенә тарту да төп бурычларның берсе, диелде докладчы чыгышында.

Район үзәк хастаханәсенең матди-техник базасын ныгыту һәм ремонтлау буенча мөмкинлекләр тудырылганы өчен Айдар Салахов республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Тагын бер хәл итәсе проблема булуын – балалар поликлиникасы таләп ителүен искәртеп узды.

Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты төзелүе, күптөрле чаралар комплексы раслануы, хәрби-мемориаль эш буенча да чараларның актив тормышка ашырылуы хакында сөйләде. 2015 ел парклар һәм скверлар елы буларак игълан ителүен, шушы уңайдан Җиңү паркында реконструкция эшләре планлаштырылуы турында әйтелде. 2008-2014 елларда райондагы 169 йортның 128ендә капремонт үткәрелгән. Йортларның түбәләрен, су, канализация системаларын алыштыру мәсьәләсен хәл итү белән бергә йортларны тышлап, энергияне саклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән яңа проблема чишелә башлады, диелде. Аннары Айдар Салахов реконструкция эшләре башланса да, сусаклагычның бик искергәнлеген билгеләп үтте. Халыкны тулысынча су белән тәэмин итү өчен 60 миллион сумлык ремонт-төзелеш эшләре комплексыннан торган проект эшен башкару кирәклеген искәртте. Яңа комплексларда яшәүчеләр өчен, шул исәптән Садак бистәсе өчен канализация мәсьәләсенең кискен булып кала, өстәвенә шәһәрнең иске өлешендә дә йортларның 60 проценты гына үзәкләштерелгән канализациягә тоташтырылган. Бу мәсьәләдә проект-смета документациясе әзерләнүе, канализация челтәрен сузуның шулай ук 2015 елгы программаларга кертелүе әйтелде. Район башлыгы үз чыгышында шәһәр һәм авыллардагы урамнарны һәм йорт яны территорияләрен карап һәм чисталыкта тотуның мөһимлеген билгеләп үтте, коммуналь техника паркы яңаруга бәйле рәвештә ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде.

Районның перспективасы «үсеш, үзенчәлекле нокталар»ны дөрес билгеләвебезгә бәйле дип, шулар хакында тәфсилләп сөйләде район башлыгы. Шуларның берсе – М-7 федераль трассасында сервис хезмәтләре комплексын булдыру. Моның буенча эш башланган, җиргә кагылышлы хокукый эшләр башкарылган, трасса янәшәсендәге җир участокларының реестры төзелгән. Эшмәкәрләр – аталы-уллы Юдиннарның федераль трасса буенда күпфункцияле юл буе сервисы комплексы булдырулары, Яр Чаллыдан 35 км ераклыктагы трассада «Камский Бекон» ҖЧҖнең дуңгызчылык комплексы төзелеше буенча проект-смета эшләре башлавы турында әйтелде. Эшмәкәр Рәүф Хабиевның, «Заиковский» хуҗалыгы Радик Фаттаховның уңышлы эшләүләре, аларның киләчәккә планнары турында сөйләп, эш урыннарын арттыра баруларын ассызыклады, сугым цехы ачып җибәргән Илгиз Загиев эшчәнлегенең әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

Районыбызның үзенчәлекле булуы тагын шунда, ул бай акватория, менә дигән табигать, ял итү урыннары белән чолганган. Бу мөмкинлекләрдән файдалануда да “үсеш ноктасы” күрәбез, һәм ул “ТРның 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеш стратегиясе” проектында районның үсеш векторы белән тәңгәл килә. Минзәлә районының республикадагы 10 районы составында Кама икътисад зонасына керүе, өч районның, шул исәптән безнең районның да, яр буе территориясен үстерүгә кертелүчеләр исәбендә булуы турында сөйләде район башлыгы. Узган ел Минзәлә аэроклубының Түбә Кама сусаклагычы акваториясендә җир участогы алуы хакында әйтелде. Биредә су парашюты буенча спортчыларның, космонавтлар әзерләү үзәгенә кандидатларның, региондагы коткару службалары белгечләренең тренировкалары өчен спорт-сәламәтләндерү базасы төзеләчәк. Тагын бер «үсеш ноктасы» – районның территориясе икътисадый яктан алга киткән регионга якын урнашкан – Кама агломерациясен үстерү зонасыннан файдалану мөмкинлеге бар. Яр Чаллыдан 11 км ераклыкта, федераль трассага тоташучы 23 гектар мәйданда, промыш-ленность мәйданы булдырылган, моның буенча документлар рәсмиләштерү буенча эшләр бара. Хуҗәмәт РМЗсының федераль трассага якын урнашуы шулай ук аның һәм аның янәшәсендәге территориядә промышленность мәйданчыгы булдыру мөмкинлеге бирә, диде докладчы һәм полимер эшкәртү буенча ике проектның тормышка ашырылачагын әйтте. 15 миллион сумлык инвестицияләр салынган проект нәтиҗәсендә 100 миллион сумлык еллык керем алу күздә тотыла, 50 кеше эш урынына ия булачак.

Яңа икътисадый шартларда эш урыннарын саклау, кече предприятиеләргә булышлык итү мөһим юнәлешләрнең берсе булуы билгеләп үтелде. Үткәрелгән баланс комиссияләренең предприятиеләрдә аналитик учет алып барылуы, әмма аларда производство-икътисадый хезмәтнең йомшак булуы хакында әйтелде.

Район башлыгы Айдар Салахов шулай УК төзелеш, производство предприятиеләре һәм оешмалары эшчәнлеге, районның башка тармаклары буенча да анализ ясады. Болар хакында тулырак доклад белән безнең сайтта танышырга мөмкин.

акцент

2014 ел минзәләлеләр өчен тырыш хезмәт, дәүләт программаларын тормышка ашыру, авыл хуҗалыгы производствосының нәтиҗәле эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча киеренке эш елы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International