Бүген бөтен дөнья Бөек җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән, ә кайбер илләр фашизмга каршы сугышкан совет солдатларының өлешен киметергә теләгән чорда, сугышчыларыбыз үлемсез батырлыклары өчен бүләкләнгән орден һәм медальләр турында сөйләргә телибез.
- Медаль рәсеменең авторы – рәссам Сергей Дмитриев. Медальдә өч И-16 истребитель самолеты һәм биш башнялы Т-35 танкы сурәтләнгән.
- “Батырлык өчен” медале белән беренче тапкыр бүләкләү 1938 елның 19 октябрендә була. Медальгә 62 кеше лаек була. Алфавит исемлеген лейтенант Василий Абрамкин ачкан.
- “Батырлык өчен” медале СССР Верховный Советы Советы Указы нигезендә 1938 елның 17 октябрендә раслана, икенче, “ХХ лет РККА” медальдән соң СССР булганда иң югары совет медале тора. Бу медаль белән гади сугышчылар һәм сержантлар составы, сирәк кенә кече офицерлар бүләкләнгән. Өлкән офицерлар һәм генералитет “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнмәгәннәр.
- Бөек Ватан сугышы башлангнчы “Батырлык өчен” медале белән 26 мең хәрби бүләкләнгән. Аларга ай саен 10 сум акча һәи трамвайда бушлай йөрү хокукы бирелгән.
Бөек Ватан сугышында “Батырлык өчен”медале белән 4 млн 230 мең бүләкләү булган. “Батырлык өчен” медале белән барлыгы 4,6 млн кеше бүләкләнгән.