Кыярлары өлгерде

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Яңа Тәкермән авылында Гүзәл Фаррахова үз хуҗалыгындагы теплицада менә өченче ел инде кыярлар үстерә.

Быел ул беренче уңышын 22 февральдә җыя башлап, шул көнне 17 кило кыяр өзеп алды. Гүзәл хәзергесе вакытта көн саен 60-80 килограмм уңыш җыеп, Чаллы шәһәрендәге таныш-белешләренә илтеп сата. Кыярлар күпләп өлгерә башлагач, Чал­лы шәһәрендәге кибетләрне дә кыяр белән тәэмин итәчәк һәм Минзәлә шәһәрендәге базарда да сата­чаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International