Минзәләдә юл-патруль хезмәте инспекторлары “Дисциплиналы машина йөртүче – иң яхшы Ватанны саклаучы” дип аталган акция уздырдылар.
Ул көнне шәһәрдәшләребез кызыклы күренешкә тап булды, чөнки ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналар агымыннан юл кагыйдәләрен бозучыларны түгел, ә кагыйдәләргә буйсынган машина йөртүчеләрне туктаттылар. Инспекторлар тарафыннан туктатылган һәр машина йөртүче, гаҗәпкә каршы, алардан юл кагыйдәләрен сакларга кирәклеге хакындагы нотык т үгел, ә “Ватанны саклаучылар” көне уңаеннан тәбрикләү сүзләре ишеттеләр. Сүз белән генә котлап калмыйча, Дәүләт автоинспекциясе символлары төшкән истәлекле бүләкләр дә бирделәр. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә әлеге акциядә 1 нче, 2 нче мәктәп, гимназия укучылары һәм “Веста” яшьләр үзәге волонтерлары да катнашты. Алар үз уку йортлары янында патрульлек иттеләр. Иң күңеллесе – машина йөртүчеләрнең йөзләрендә җавап реакциясе рәвешендә елмаю күрү иде.
Акция үз эченә зур масштабны алды һәм бер көн дәвамында барды. Шушы вакыт эчендә яшь инспекторлар тарафыннан якынча ике мең машина йөртүче һәм җәяүле тәбрикләнде.