Балаларны биергә кем өйрәтә?

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

Редакциябезгә бер үк теманы чагылдырган ике эчтәлектәге хат килде. Пенсионер-хореограф Фәнил Гарипов районыбызда бию сәнгатенә игътибар кимүгә борчылып үз фикерен түбәндәгечә бәян иткән:

“Үткән ел Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителүгә карамастан, район­да мәдәни чаралар аз булды, минем карашка. Дөрес, “Йол­дызлык” фестиваленең регио­наль сайлап алу туры Минзәлә мәдәният йортында узды. Безнекеләр җыр буенча алга чыктылар, ә бию... Юк. Әле берничә ел элек кенә Минзәлә үзенең берничә бию коллекти­вы белән дан тота иде.

Рәмзия Октябрева эшләгән чорда 3 нче мәктәп ба­засында Илдус һәм Роза Биктаһировалар тырышлыгы белән “Умырзая” бию коллекти­вы оеша. Минзәләлеләрне куан­дырып, халыкара бию көйләренә төрле яшьтәге 120ләп укучы белән 2,5-3 сәгатьлек концерт күрсәтә иделәр. Чит илләрдә, Россиянең төрле өлкәләрендә узган фестивальләрдә һәр- даим катнашып, төрле исем- нәргә лаек булалар иде.

Илдус Биктаһиров Минзәлә- дән киткәч, Роза ханым “Умыр­зая” ансамблен үз канаты астына ала. Шуннан соң да әле алар Парижда – гран-при, Ми­ланда лауреат исеменә лаек булалар. “Уен” ансамбленең үз уңышлары да җитәрлек: Төркиядә, Украинада чыгыш ясап, Татарстанны танытып кайттылар. Ә хәзер район, әлеге ансамбльләр эшләгән уку йорты җитәкчелеге тарафын­нан биюгә, хореографиягә игъ­тибар кимеп бара. Үзебезнең районнан чыккан Илнур Гайни­ев, Юля Буятова кебек оста һәм белемле биючеләребез дә бар бит безнең. Ләкин аларның да бию сәнгатенә битарафлык күрсәткән җирдә эшлисе кил­мидер, күрәсең. Мәктәпләрдә хореографларга штат юк, диләр, ә ул штатларны музыка мәктәбендә булдырырга яра­мый микән. Үземнең 3-6 яшьлек оныкларым үсеп килә. Бик тә бииселәре килә, ләкин кайда, кемгә йөртергә?”

Икенче хатны гимназиядә уку­чы һәм шунда оешкан “Уен” бию ансамбленә йөрүче балаларның ата-аналары исеменнән Ин­дира Исхакова юллаган. Әти- әниләр балаларының бию бу­енча ирешкән уңышлары белән уртаклашалар:

“Балаларыбыз 1 нче сый­ныфта укыганда ук “Уен” бию ансамбленә йөри башлады­лар. Без, ата-аналар моны бик шатланып кабул иттек. Роза Александровна балалар белән бөтен көчен, вакытын кызганмыйча шөгыльләнә. Әле беренче тапкыр гына бию хәрәкәтләре ясарга өйрәнгән сабыйларыбыз бию дөньясына тиз кереп киттеләр. Нәтиҗә дә озак көттермәде: узган уку елының май аенда “Уен”га йөрүче балалар безгә концерт күрсәтте. 1 нче сыйныфта укучы балаларыбызның чы­гышларын гаҗәпләнеп һәм го­рурланып карап утырдык.

Быел балаларга зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге туды. 7-9 яшьлек балаларыбыз Чаллыда узган “Беренче адымнар” респу­блика конкурсында катнашып, 2нче кечкенәләр төркемендә 2нче урынны алып, 1 нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдылар. Диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр. Анда республикабыз район- шәһәрләреннән, Ижаудан оста биючеләр килгән иде. Зур сәхнәгә беренче чыгулары гына булса да, балалар югалып калмадылар.

Нәни биючеләребезне Чал­лыга алып бару өчен авто­бус белән ярдәм иткән АТП директоры Рамил Кәримовка хезмәтендә һәм тормышында уңышлар телибез.

Шушындый ансамбльләрне саклап, аларны оештыру- чыларның кадерен белсәк иде. Бию теле аша тәрбия дә бирелә, сәламәтлек тә ныгы­тыла, буй-сын да формалаша. Анда йөрүче балалар матур­лыкны тоеп, сизеп, үзләре ту­дырып, яхшы кешеләр генә бу­лырлар дип ышанасы килә”.

Әлеге хат Фәнил абый куй­ган сорауга җавап бирә кебек. Гимназиядә укыган балалар “Уен” бию ансамленә йөри ал­салар, башка мәктәп укучы­лары музыка мәктәбендә бию белән шөгыльләнә алалар. Кече мәктәп яшендәгеләр исә балалар бакчасында төрледән- төрле биюләр өйрәнәләр, анда бер генә утренник та биюсез үтми.

Музыка мәктәбе ди­ректоры Ольга Краснова түбәндәгеләрне бәян итте:

– 6 яшь тә 6 ае тулган бала­лар хореография бүлегендә өстәмә белем ала алалар. Ба­лалар белән бер хореограф шөгыльләнә, килешү нигезендә эшләүче тагын бер хореог- рафыбыз бар. Бию бүлегенә йөрүче балалар елдан-ел кимеп бара, чөнки гомумбелем бирү мәктәбендә балаларга нагруз­ка болай да зур. Ә монда тагын бөтен көчкә шөгыльләнергә кирәк. Аннан соң балаларның сәламәтлекләре дә нык түгел. Шулай да музыка мәктәбенең бию бүлекчәсенә балалар килә. Бүгенге көндә биючеләребез “Йолдызлык” фестиваленә бию өйрәнү белән мәшгуль. Теләге һәм сәламәтлеге булган һәр бала бию бүлегенә йөри ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International