Яз-матурны каршыладык

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

“Май чабу” халыкның борынгыдан ук яраткан һәм күңелле бәйрәмнәреннән берсе – кышны озату, язны каршылау бәйрәме булып тора.

Бакчага йөрүче балалар белән без дә “Май чабу” бәйрәме үткәрдек. Ачык һавада үткәрелгән уеннар, җыр-бию, балаларның шат авазы тирә-якка яңгырап торды.

Бәйрәмнең төп атрибутлары – коймак ашау һәм карачкы яндыру. Безнең бәйрәмдә дә бу традицияләр сакланды. “Май чабу”ның иң тәмле ризыгы коймактан балалар бик рәхәтләнеп авыз итте.

Лилия ИСХАКОВА,

3 нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International