Әфганчылар очрашты

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

 Моннан 26 ел элек, 15 февраль көнне, Әфганстан территориясеннән соңгы совет гаскәрләре колоннасы чыкты. Сугышны үз күзләре белән күргән һәм аннан исән-сау кайтканнар бүгенгәчә ул дәһшәтле елларны хәтерлиләр.

Безнең районда бу истәлекле датаны билгеләп үтү гадәткә керде. Иртәнге сәгать сигездә хәрби комис­сарият янына 25 минзәләле җыелды. Хәрби комиссар Сергей Владимиров һәм әфган оешмасы рәисе Аль­берт Миннәхмәтов составындагы делегация сугыш кырыннан кайтмаган һәм бүгенге көндә исән булма­ган иптәшләре каберләренә бардылар. Делегация Иркәнәш, Бикбау, Иске Маҗын авылларында һәм Воровский бистәсендә булдылар. Чара вакытында сугышчы-интернационалистлар каберенә чәчәкләр салдылар. Һәрберсен бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук бу көнне Тукай районы Иске Абдул авылында урнашкан музейда булдылар. Экспонат бу­ларак, музейга пехотага каршы мина һәм “Алар илгә җиңү алып кайтты” дигән китап тапшырдылар.

 безнең белешмә

Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә безнең районнан 81 кеше катнаш­кан, бүгенге көнгә аларның 74е исән. Минзәләлеләр башка кайнар нокталарда да катнаштылар. Чечняда – 182, Тадҗикстанда – 1, Төньяк Осетиядә – 4, Көньяк Осетиядә – 3, Абхазиядә – 9 кеше.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International